Бу көннәрдә һава торышы бик матур тора. Табигатьтә - Әбиләр чуагы
Россиянең Европа өлешендәге аномаль җылылык ким дигәндә, дүшәмбегә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, Европа территориясе антициклонның җылы өлешендә урнашкан. Якын көннәрдә илнең Европа өлешендә аязучан болытлы һава торышы күзәтеләчәк. Дүшәмбе, 5 октябрьдә, температура үзгәрми диярлек, болытлар күбрәк булачак.
Фото: pixabay.com
Нет комментариев