Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Безнең йорт – Татарстан» фестиваленең гала-концерты узды - фото

Фестивальнең зона этапларында барлыгы 32 милләттән 2 524 кеше катнашкан

“Бергә тормыш, бергәлек чиктән ашып,
Без шаярыштык, вакытлар алмашып.
Һич бетәрме тарихи бу бергәлек? —
Без туган бер җепкә бергә теркәлеп”, - бу шигырь юлларын күренекле әдип Габдулла Тукай язган. Бүген, 4 ноябрь көнне, Бердәмлек көне уңаеннан оештырылган сигезенче «Безнең йорт – Татарстан» фестиваленең гала-концерты нәкъ тә менә шушы шигырь юллары белән башланып китте. Әлеге чара М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узды.

Шигырьдә сүз  рус һәм татар милләте турында барса да, мин аны Республикабызда яшәүче халыклар турында дип кабул иттем. Шуңа да бу сүзләр минем өчен фестивальнең гимны кебек яңгырады.

Бердәмлек көненә багышланган концертны дәвам итәр өчен, сәхнә түренә төрле халык киемнәренә киенгән балалар чыкты. Бу балалар Республикабыз халыкларының дуслыгын чагылдырды дисәм дә ялгыш булмастыр. Чөнки бу сәхнәгә җыелган балалар өчен дошманлык түгел, татулык, үзара аңлашу, дуслык кебек төшенчәләр хас.

Фестивальгә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә килгән иде. Ул тамашачыларны бердәмлек көне белән котлады. “Бу бәйрәм яңа дип әйтәләр. Юк, бәйрәм яңа түгел. Бу 400 ел элек тә, кичә дә шулай булган. Бүген дә, иртәгә дә шулай булыр дип өметләнәм”, - диде ул. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, без, кешеләр, үзара дуслык, бердәмлек аркасында гына үз йортыбызны, туган җиребезне, илебезне сакларга сәләтле. «Безнең, татарстанлылар өчен, республикабызның барлык халыклары кадерле. Һәм бүген без хаклы рәвештә җиребездә 173 милләт вәкиле тату яшәве белән горурланабыз. Һичшиксез, бу безнең төп казанышыбыз», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Оештыручылар мәгълүматы буенча быелгы фестиваль катнашучылар саны буенча рекорд куйган. Фестивальнең зона этапларында барлыгы 32 милләттән 2 524 кеше катнашкан! Ә инде финалга бары тик 40 коллектив сайланып алынган. Бүген әлеге коллективлар үз халыкларның мәдәниятен һәм традицияләрен чагылдырган номерлар тәкъдим итте.

Гала-концертта һәрбер коллектив аерым чыгыш ясамады. Бер милләттән булган ансамбльләрнең чыгышы уртак номерга берләштерелгән иде. Мәсәлән, халкыбызның йөзек кашы – «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле, Мамадыш районы Дүсмәт авылыннан «Җингәчәйләр» һәм Минзәлә районы Кадрәк авылыннан «Туганайлар», Яңа Чишмә районыннан "Вояж" коллективлары бер номер астында чыктылар.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев