Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Без – бердәм гаилә

4 ноябрь көнне Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, Казанның Халыклар дуслыгы йортында "Татарстан халыклары ассамблеясе" тарафыннан оештырылган "Безнең йортыбыз - Татарстан" республика этномәдәни фестиваленең йомгаклау концерты булды. Концерт башланганчы ук милли оешмаларның иҗат коллективлары, үзләренең җыр-моңнарын бүләк иттеләр.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин милли-мәдәни җәмгыятьләрнең җитәкчеләрен һәм аларның вәкилләрен, Татарстан Республикасы Конституциясенең 20 еллыгына багышлап уздырылган халыкара фәнни-гамәли конференциягә килгән чит ил кунакларын Республика җитәкчелеге исеменнән кайнар сәламләде һәм толерантлык, республика халыклары арасында урнаштырылган ныклы дуслык өчен зур рәхмәт белдерде:
- Без - республикабызда яшәүче төрле халыкларның бердәм гаиләсе. Шушылай аңлашып, бер-береңә ышаныч белдереп яшәүдән дә мөһимрәк нәрсә юк. Туган телне, гореф-гадәтләрне, күптеллелекне саклау һәм гражданнар, милләтләр хокукын игълан иткән беренче Конституциясенең 20 еллыгын билгеләүче республикабыз алга таба шушы кыйммәтләрне арттырсын, - дип теләде.
Фестиваль берсеннән-берсе матур концерт номерлары белән үрелеп барды. "Вайнах" чечен-ингуш, "Эхо Кавказа" грузин бию коллективлары күңелләрне дәртләндерсә, мариларның "Кна вел", мордваларның "Умарина", Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татар дәүләт фольклор ансамбльләре, "Бәрмәнчек" дәүләт керәшен фольклор ансамбле һәм башка коллективларның чыгышлары ямь өстенә ямь бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан халыклар республика