Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бернәрсә дә кабатланмый

Шигырь сөючеләргә Ринат Мәннан псевдонимы белән танылган шагыйрь, керәшен егете Ринат Архиповка 7 февральдә 75 яшь тулды

Казан дәүләт медицина институтында югары белем алган Ринат Николаевич башта – үзенең туган шәһәре Чистайда, аннан соң Казанда озак  еллар дәвамында врач булып эшли. Шул ук вакытта шигырьләр язу белән дә мавыга. 2004 елдан – Россия, ә 2006 елдан Татарстан язучылар союзлары члены, Ш.Маннур исемендәге әдәби премия лауреаты, К.Симоновның тууына – 100 ел һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оештырылган халыкара әдәби конкурс лауреаты ул. 

Ринат Архиповның төрле елларда һәм зур тираж белән басылып чыккан китапларында  балалар өчен язылган шигырьләре, пародияләре, эпиграммалары, багышлаулары һәм юмористик шигырьләре урын алган.  

Заманында аның турында танылган язучы Мәгъсүм Гәрәев: “Ринат Мәннан – табиб-шагыйрь. Доктор кеше дөньяга карашы белән дә... аерылып тора: кешеләрне тиз таный, аның бүтәннәр күрә алмаган сыйфатларын тиз тотып ала”, – дип язган иде.

Карендәшебезне юбилее уңаеннан  котлап, аңа поэзиядә яңадан-яңа уңышлар телибез. Шагыйрь Ринат Мәннанның “Сайланма әсәрләр”еннән алынган бу шигырьләр газета укучыларны уйландырмый калмас...

Кыр казлары кайта

Кыр казлары төркемендә

Казлар шул җиде генә.

Туган якка кайтулары

Түгел шул җиңел генә.

 

Зәңгәр күктә тавышлары,

Ә күлләрдә – оясы.

Ул күлләргә әле ерак –

Очасы да очасы.

 

Канатларыгызга бирсен

Көч-кодрәт язгы җилләр.

Ямьленең дә ямьлесе шул

Үз туып-үскән җирләр.

 

Табалмадым

Егет чаклар, сиздермичә,

Атларын куган икән,

Бер дә китмәс кебек иде –

Яшь гомер узган икән.

 

Бернәрсә дә кабатланмый,

Инде язлар да үзгә,

Хәтта шушы язгы җил дә –

Ике җил – икебезгә...

 

Син еракта, еллар кебек,

Белмим кайда калганың.

Кояш белән аерылыштым,

Ә Айны табалмадым...

 

Байлар бара Куршавельга

Байлар бара Куршавельга,

Ә мин – күрше авылга.

Куршавельга баручылар

Әллә саймы акылга?

 

Бездә дә таулар, әй, текә,

Менеп кара үренә.

Күрше тавыгы шулай ул,

Күркә булып күренә.

 

Бездә дә нарат-чыршы бар,

Әллә инде күрмисез?

Кызлар бездә арзанрак,

Кадерләрен белмисез...

 

Бездә дә бик рәхәтләнеп,

Сулар керә аласыз.

Шампан тулы бассейнга

Нигә кереп туласыз?

 

Бездә дә саф һава сулап

Була әле, асылда.

Байлар китсен Куршавельга,

Ә мин – күрше авылга!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев