Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бердәм дәүләт имтиханы кирәкме-юкмы?

Россия халкының күпчелеге, элеккечә үк, бердәм дәүләт имтиханы яклы түгел.

Халык бу төр имтиханнарны бик үк хупламый, югары уку йортларына, элеккечә, керү имтиханы тапшыру ягындарак.

Халык фикерен өйрәнү фонды мәгълүматыннан күренгәнчә, бердәм дәүләт имтиханын (ЕГЭ) хуплап бетермәүчеләр тикшерү-фикер белдерүдә катнашучыларның 61 процентын тәшкил итә. Ә бердәм дәүләт имтиханын яклаучылар — 23 процент. Җавап бирергә кыенсынучылар — 15 процент.

Бердәм дәүләт имтиханы кертелгәннән соң югары уку йортына керүе җиңеләйде дип уйлаучылар — 25 процент. Ә 44 проценты исә бу абитуриент тормышына начар тәэсир итте дигән фикердә тора. 

Сораштыру-тикшеренүдә катнашкан кешеләрнең 72 проценты вузга керү имтиханнары тапшыруның традицион системасы абитуриентларның белем дәрәҗәсен объектив бәяләү мөмкинлеге бирә дип ышана. 

Мәктәпләрдәге чыгарылыш классы укучыларының 26 проценты ЕГЭга мөстәкыйль рәвештә үзе әзерләнгән. 20 процентына дәресләрдә алган белеме ярдәм иткән. 14 проценты репетитор ярдәменә таянган. 13 процентына мәктәпләрдә өстәмә шөгыльләнүнең файдасы тигән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев