Туристик маршрутка исем сайлау буенча бәйге быел 1 мартта игълан ителгән иде.
Лаеш районының өч авылын берләштергән этник маршрут «Бер юл – өч халык» («Одна дорога – три народа») дип аталачак. Бу турыда "Татар-информ" хәбәр итә. Бүген Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов журналистлар белән очрашуда сүзне конкурс аша сайланган яңа атамадан башлап җибәрде.
Туристик маршрутка исем сайлау буенча бәйге быел 1 мартта игълан ителгән иде. Оештыручылар тарафыннан 108 гариза кабул ителгән. Эксперт советы конкурсның барлык шартларына туры килә торган маршрут атамасының иң яхшы биш вариантын сайлап алган:
«Татарстанның өч дөньясы», «Өч елга – өч җыр», «Бер юл – өч халык», «Татарстан традицияләре әйлән-бәйләне», «НиАтаТаш иленә сәяхәт». Иң яхшы атама интернет-тавыш бирү юлы белән сайланган.
Этник маршрут Никольское, Атабай һәм Ташкирмән авыллары аша уза. Никольское – рус авылы, Атабай – татар авылы, ә Ташкирмәндә керәшен мәдәнияте белән танышырга мөмкин.
Сергей Ивановның матбугат вәкилләре белән очрашуы Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты төзелүгә 5 еллыкка багышланды.
Нет комментариев