Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Бер күрешү - үзе бер гомер", дияләр бит

1 октябрь конне, шүндый матүр очрашу Минзәлә районы Кадрәк авылы мәдәният йортында Өлкәннәр коне үңаеннан "Кереп барам гомерем көзләренә" дигән кичәдә үтте. Кичә мул сыйлы табын артында, матур концерт программасы, котлаулар белән үтте

Концертны Ләйсәния Петрова белән Гөлсинә Мәрданова алып бардылар. Фәрхенур Чернышева, Рәисә Хәбибүллина hәм Ләйсәния Петровалар күнакларга үзләренең җанга үтеп керә торган җырларын бүләк иттеләр. Ә биючеләребез: Ләйсән Фатхүллина, Рәзилә Биктимирова, Миләүшә Козлова, Гөлсинә Рахматуллина, Рәисә Хабибуллиналар матур биюләре белән тамашачыны таң калдырдылар. Кичәне оештырүчы Фирдания апа Сафиуллинага, кичәбезнең спонсорлары Кадрәк авыл җирлеге җитәкчесе Хәлил Хәнәфиевич hәм Мензелинские зори агрофирмасы җитәкчесе Илдар Әхтәмовичка, кичәдә катнашкан барлык авылыбыз үзешчәннәренә, мәктәп коллективына hәм әлбәттә көзнең салкын җилләренә карамыйча, авырту- сызлануларын онытып, эш- мәшәкатьләрен калдырып килүче өлкән яшьтәге күнакларыбызга ихлас рәхмәтләремне белдерәбез. Хөрмәтле өлкәннәребез! Килгәнегез, булганыгыз өчен Сезгә мең рәхмәт! Саулык- сәламәтлектә, дөньяга ямь биреп тагын озак еллар яшәгез, Сез. Урыннарыгыз өйнең түрендә бүлсын! Рәхмәтләргә hәм рәхәтләргә төренеп яшәргә язсын!

Фото, текст: "Минзәлә"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев