Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Тихонов: "Россия һәрвакыт көчле ил булды һәм булачак"

Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Тихонов Җиңү бәйрәме белән котларга килгән кунакларны күтәренке кәеф белән каршы алган

Минзәләдә 9 май бәйрәме алдыннан районда яшәүче ветераннарга котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырылган. Шунда карендәшебез Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Тихоновны да котларга килгәннәр. Бу турыда "Минзәлә-информ" хәбәр итә.

Михаил Тихонов кунакларны үз өенең капка төбендә хәрби киемнән, яхшы кәеф белән каршы алган. Ул сугыш елларын искә алган, яшь буынга үз киңәшләрен биргән. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев, Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов ветеранны Бөек Җиңүнең 77 еллыгы белән тәбрик итеп, аңа Татарстан, район һәм “Бердәм Россия” партиясе бүләкләрен, котлау открыткаларын тапшырганнар. Ветеран район мәдәният сарае агитбригадасы артистларының патриотик рухтагы җырларын яратып тыңлаган, кушылып җырлаган һәм хәтта биеп тә алган. Ул: "Без, ветераннарны, шулай хөрмәтләвегез өчен бик зур рәхмәт. Россия һәрвакыт көчле ил булды һәм булачак. Шушы илдә яшәвем белән горурланам", - дигән.

Фото: menzela.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев