Музыкант әлеге шатлыклы хәбәре белән үзенең социаль челтәрләрендә бүлеште.
Бик күп артистлар белән эшләүче талантлы баянчы Владислав Агаповның кызы туган. Владислав – җырчы, "керәшеннәр бароны" Виталий Агаповның кече улы. Шулай итеп, Владислав беренче тапкыр әти, ә Виталий Агапов – бабай булган.

Сөенечле хәбәрне Владислав социаль челтәрдәге сторисларында язган. "Менә мин дә әти булдым", – дигән ул. Владиславның тормыш иптәше – Регина исемле татар кызы.
Әле июль аенда гына Агаповлар гаиләсендә тагын бер зур вакыйга – Виталий Агаповның уртанчы улы Викторның да туе булган иде.
Нет комментариев