Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Башлангыч класс укытучысы Валентина Фоминаның эш көне мәктәп ишегалдыннан башлана

Россиядә Укытучылар һәм Остазлар елы уңаеннан, Зәй районының Сәвәләй авылы мәктәбендә «Укытучының бер көне» дигән чара оештырылды.

Валентина Фомина бүгенге көндә 1нче класс балаларын укыта. Хезмәт юлын балалар бакчасында башлап җибәргән булса, хәзер инде мәктәп балаларына белем бирә.

Аның эш көне мәктәп ишек алдыннан балаларны каршы алу белән башлана. Барлык балалар класска җыелып беткәч, кыңгырау шалтырагач, дәрес башлана. Балалар хәзерләп килгән өй эшләрен күрсәтә. Укытучы тыңлый, тиешле билге куя.

Укытучының эше дәрес укыту белән генә чикләнми. Хезмәт дәресендә кул эшләре белән дә шөгыльләнәләр. "Оста куллар" исемле "түгәрәк"тә балалар "эх" дигәнче бәләкәй көймә ясап куйдылар.

Аннан җыр дәресе башланды. Валентина Владимировна көй куеп, балалар Әлифба бәйрәменә җырланачак җырларын өйрәнә башладылар. Кемдер кычкырып җырлый, кайберәүләре – каушабрак кала. Укытучы балаларга оялмаска, кыюрак булырга өнди.

Әкрен генә балалардан сорыйм: "Сезгә укырга ошыймы дип?" "Әйе, укырга бик ошый, безнең Валентина Владимировна – иң яхшы укытучы", –  диләр.

Укытучының бер көне бик кызыклы һәм мавыктыргыч икән. 

Сәвәләй мәдәния йорты җитәкчесе Ләйлә Сабаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев