Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балык Бистәсенең керәшен авылларында һәйкәлләргә веноклар салдылар

Казаклар Чаллысы авыл җирлегенең һәрбер авылында да Бөек Ватан сугышында катнашкан солдатлар хөрмәтенә һәйкәлләр бар

Һәр ел саен 9 май көнне Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылы һәйкәле янында тантаналы митинг оештырыла иде. Быел коронавирус пандемиясе аркасында бәйрәм үзгәрешләр кичерде. 

Казаклар Чаллысы авыл җирлегенә барлыгы 6 авыл керә - Казалар Чаллысы, Иванай, Үри Чаллысы, Олы һәм Кече Кадрәк, Бирдебәк. Кече Кадрәктән кала, җирлекнең һәрбер авылында да Бөек Ватан сугышында катнашкан солдатлар хөрмәтенә һәйкәлләр бар. Алар шушы 2 ел эчендә “Кулон” ЯАҖ генераль директоры Альберт Фахрутдинов ярдәмендә төзелгән. Быел гына Казаклар Чаллысында яңа мемориаль комплекс, җирлекнең бердәнбер ветераны  яшәүче Олы Кадрәк авылында һәйкәл салынган. Ә Үри, Бирдебәк авыллары һәйкәлләре үзара салым хисабына койма белән әйләндереп алынган.

Бүген авыл җирлеге хезмәткәрләре шушы һәйкәлләргә чәчәк бәйләмнәре, веноклар урнаштырды, Альберт Фахрутдинов исеменнән тыл ветераннарына продукция пакетлары таратты.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев