Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балык Бистәсе үзәк китапханәсендә өч милләт культурасы «очрашты»

Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында Туган тел көне уңаеннан Балык Бистәсе районы үзәк балалар китапханәсендә фольклор кичә үтте.

Кичә өч өлештән торды. Беренче өлеш  - “Халык уен кораллары”. Көй, моң, уен коралларына багышланган викторина сорауларына 1нче гимназиянең 6 “Б” класс укучылары бик теләп җавап бирделәр һәм сүз китапханәнең социаль партнерларына бирелде. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Олы Елга авылы мәдәният йорты директоры Вакыйф Мингалиев татар халкының милли уен коралы курай белән таныштырды. Уен коралларыннан әзерләнгән күргәзмә  янында баян,  төрле гармуннар белән таныштырып, милли көйләрне уйнап, көйләп күрсәтте. Укучылар кызыксынып сораулар бирделәр, белгәннәре белән уртаклашып алдылар. Бертуган Айназ һәм Риназ Мөхәмәтҗановлар гармун белән баянда “Җомга” көен уйнап, классташларын һәм килгән кунакларны таң калдырдылар.

Казаклар Чаллысы авылы китапханәсе җитәкчесе Милена Новикова төрки халыклар уен коралы – думбра белән таныштырды һәм керәшен халык көйләре: Казаклар Чаллысы  авылының “Кыска көе”н, “Чибәр җегет киләм, дия” шаян җыруларын башкарды. Милена Сергеевна чыгышы укучылар өчен яңалык булды. Әлеге уен коралын беренче тапкыр күрүләре һәм ишетүләрен әйттеләр.

Икенче өлеш - “Халык кәсепләре”нә багышланган иде. Сүзне «Балык Бистәсе туган якны өйрәнү музее» хезмәткәре Любовь Ахунова дәвам итте. Ул рус халкының челтәр үрү тарихын, Балык Бистәсе осталары эшенә нигезләнеп, челтәр эшләнмәләрен балаларга күрсәтә - күрсәтә сөйләде. Аеруча, кызлар кызыксынды әлеге шөгыль белән.

Өченче өлештә сүз риваятьләр, әкиятләр, мәсәлләр турында барды. 

Өч милләт вәкилен берләштергән әлеге чара укучыларны уйланырга да, шатланырга да, моңланырга да мәҗбүр итте. Туган телгә, туган илгә булган мәхәббәтләрен тагын да көчәйтте.  

Балык Бистәсе районы “Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы”ның балалар
белән эшләү буенча директор урынбасары Алсинә Шәрәфеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев