Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бахтадан Чернышевлар гаиләсе 6 бала үстерә

Чистай районының Бахта авылында матур керәшен гаиләсе яши

28 ноябрь – Әниләр көне. Чистай районының Бахта авылында иң бәхетле әниләрнең берсе Алёна Чернышева яши. Ул ире Алексей белән алты бала – 23 яшьлек Кириллны, 15 яшьлек Савелийны, 13 яшьлек Василисаны, 11 яшьлек Ксенияны, 7 яшьлек Матвейны һәм 6 яшьлек Марианнаны үстерә.

Чернышевлар – чын керәшен гаиләсе. Алёна һәм Алексей икесе дә Бахта авылында туганнар. Гаиләдә Пасха, Рождество, Троица, Питрау кебек барлык керәшен бәйрәмнәре дә билгеләп үтелә. Балалары әйтмешли: "Өйдә төрле тәмлүшкәләр" пешерелә.

Алёна белән Алексейның иң олы балалары Кирилл - “Бәрәкәт” керәшен яшьләре хәрәкәте активисты һәм “Айбагыр” этнолагереның вожатые.

Кирилл керәшен яшьләре белән

Лагерьда аны “Кирилл дәдәй” дип йөртәләр. Балалар белән тиз арада уртак теле таба белүе дә шул күп балалы гаиләдә үсүеннән киләдер.  Бу уңайдан, ул Ул үзе: “Лагерьдагы балаларны аңлавы, алар белән уртак тел табуы һәм тыңлатуы күпкә җиңелрәк”, – ди.

Сеңелләре һәм энеләренә ныклы терәк һәм үрнәк булган олы дәдәйләре Кириллга сораулар да биреп алдык.

– Әти-әниегезгә кем дип дәшәсез?

– Мама һәм папа, дибез.

– Алар кайларда эшлиләр?

– Мама – өйдә генә, ә папа Чистай шәһәрендәге балалар бакчасында охранник булып эшли.

Кирилл әтисе белән комбайнда да эшләп алган. (Уңнан-сулга: Кирилл, аннан соң аның әтисе )

– Бертуганнарың мәктәптә укыйлармы?

– Марианна балалар бакчасына йөри әле. Калганнарының барысы да мәктәптә.

– Ә син?

– Яр Чаллы шәһәрендә яшим "КамАЗ" ачык акционерлык җәмгыятенең фәнни-техник үзәгендә 3 категорияле инженер конструктор булып эшлим.

– Авылга еш кайтасыңмы?

– Мөмкинлек булган саен кайтырга тырышам.

– Гаиләдә иң олы баладан күпне өмет итәләр. Ул үзеннән кечкенәләр өчен җаваплы, аларны карый,  әти-әни функцияләренең кайберләрен үз өстенә дә ала әле. Сезнең гаиләдә ничек?

– Җаваплылык минем өскә дә төшә инде. Мама һәм папа үзләре генә карап бетерә алмый. Кайбер очракларда кечкенәләргә күз-колак булырга кирәк.

– Әти-әниегезгә булышасызмы?

– Әйе. Авылда терлек җитәрлек. Малайлар, күбесенчә, шул терлекне карарга ярдәм итәләр, ә кызлар өйдәге эшне карыйлар.

– Бер-берегез белән нинди мөнәсәбәттә сез?

– Сүзгә килешәсең, әмма тиз онытыла. Үпкәләшүләр дә булгалый, ләкин без бик тиз дуслашабыз.

– Нинди сәләтләрегез бар?

– Савелий музыка мәктәбен бетерде. Василиса һәм Ксения әле шунда укыйлар. Ксения, музыкадан тыш, рәсем мәктәбенә дә йөри. Матвей "лего"дан төрле корылмалар ясарга ярата. Марианна да рәсемнәр ясый. Мин компьютерда төрле сызымнар, модельләр ясарга яратам... Олыраклары “Карендәш” керәшен ансамбленә дә йөриләр.

– Олы дәдәй булу авырмы?

– Башта авыр кебек иде, җаваплылык зур. Хәзер шуның кадәр бертуган булганга шат кына. Сүгәм дә, орышам да инде үзләрен, кайчак җәлләп тә куям. Ачуланмыйлар бугай. Һәр атна кайтасыңмы дип сорыйлар. Дәдәй, дип әйтмиләр. Алай дип әйтәргә өйрәнмәгән без.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев