Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бакалы керәшеннәре – ил бизәге

Башкорт¬станның көнбатыш капкасы булган Бакалы районын керәшен төбәге дип йөртәләр. Хәзерге вакытта районның егермедән артык авылында керәшеннәр гомер итә. Бакалы керәшеннәре үзләреннең үзенчәлекле рухи-мәдәни мирасын, йолаларын безнең көннәргәчә сак¬лаганнар. 1998 елның январында, “Башкортстан Республикасында иҗтимагый оешмалар турында”гы закон нигезендә, Бакалыда республика милли-мәдәни үзәге оештырылды. Ул оешма Татарстан, Удмуртия республикалары, Оренбург һәм Чиләбе өлкәләре керәшеннәре белән ныклы элемтә булдырды

Бакалылар илебезнең данлы тарихы белән хаклы рәвештә горурланалар. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан биредә авыллардагы обелиск һәм һәйкәлләр яңартылды, шулай ук, яңалары салынды. Хәзер биредә 51 һәйкәл һәм обелиск, шул исәптән Бакалыда геройлар аллеясе бар. Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан район башлыгы Александр Андреевның халыкка мөрәҗәгатендә: “1945 елның 9 мае безнең хәтердә совет сугышчыла­рының тиңдәшсез каһарманлык символы буларак мәңгегә калачак. Сугышта һәлак булганнарны искә алып, Ватанны саклаучылар, тылда хезмәт итүчеләр алдында баш иябез, аларның батырлыгы – Ватанга фидакарь хезмәт итү үрнәге ул!” - дигән юллар да бар.

Бакалы районыннан 16,5 меңнән артык кеше фронтка китә. Алар арасыннан 5 меңнән артыгының батырлыгын хәрби бүләк булган орден һәм медальләр раслый. 5 меңнән артык сугышчы яу кырында ятып кала. Фәйзулла Әһлетдинов, Афанасий Карманов, Талип Нуркаев, Михаил Петров, Михаил Соколов, Василий Утин Советлар Союзы Герое исеменә лаек булалар. Яков Костин, Степан Туснолобов, Василий Варфоломеев, Виктор Зотов — Дан орденнарының тулы кавалерлары. И.Репин 4 тапкыр “Кызыл Бай­рак” ордены белән бүләкләнә.

Чехословакиянең милли герое, “Кара генерал” кушаматлы легендар шәхес Даян Мурзин да, Польшаның милли герое Александр Кузнецов та Бакалы районында туып-үскәннәр. Бакалының иң матур урамнары шушы геройларның исемнәрен йөртә.

Илгә җиңү яулаган совет солдатлары арасында Бакалы керәшеннәренең дә булулары – бүгенге буын өчен олы горурлык.

– 30 сентябрьдә, – дип сөйләде керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Геннадий Марков, – “Интернациональ Җиңү” төбәкара мәдәни-тарихи марафоны кысаларында, республика Хәрби Дан музеенда Башкортстан керәшен милли-мәдәни үзәге эшчәнлеге белән таныштырдык. Музейда Бөек Ватан сугышында катнашкан керәшеннәрнең Җиңүгә керткән лаеклы өлеше турында тематик күргәзмә эшләде, фото һәм видеоматериаллар күрсәтелде. Бирегә килүчеләр Үмер авылы мәдәният йортының “Сөнәкәй” керәшен халык фольклор ансамбле чыгышын яратып карадылар. Юкка гына “Сөнәкәй” ансамблен районның иң чагу милли визит карточкасы дип атамыйлар.

Геннадий Павлович әйтүенчә, милләтара татулык – Башкортстан җитәкчелегенең һәрчак игътибар үзәгендә. Халыкның тормыш шартларын яхшырту, туган телне, милли мәдәниятне, тарихны өйрәнүгә булышу – дәүләтнең милли сәясәтендә өстенлекле юнәлеш. “Башкортстан Республикасы халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү”, “Башкортстан Республикасы халыкларының фольклорын өйрәнү, тергезү һәм үстерү”гә кагылышлы дәүләт программалары милли мәдәниятне, шул исәптән керәшеннәрнең дә элгәредән сакланып килгән рухи байлыгын үстерүгә юнәл­телгән.

 

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ, Башкортстан республикасының Бакалы районы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев