21 ноябрь көнне "Башкортстан" телеканалының "Сәлам, Республика!" иртәнге тапшыруында Бакалы районыннан "Сөнәкәй" керәшен халык ансамле катнашты
"Сөнәкәй" ансамбле 30 ел элек оешкан. Тапшыруда ансамбльнең солисты, кул остасы Вера Игушина үзе теккән керәшен курчаклары белән таныштырды. Башкортстан Республикасы Бакалы районы керәшеннәренең бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре турында "Сөнәкәй" ансамбле җитәкчесе Нина Китова һәм гармунчы Леонид Васильев cөйләделәр. Шулай ук, ансамбль репертуарының матур җырларын башкарды. Тулырак видеода карагыз!
Нет комментариев