Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Багражлылар эшли дә, ял да итә беләләр - видео

Гармун моңына кушылып җырлап утырулар күңелләрне юата.

Зәй районының Урта Баграж авылы кызлары бертуган Светлана һәм Валентина Бояровалар, Роза Шалапаева яшьлектәге кебек капка төбенә җыелып, "Баграж буйлары" җыруын, керәшен көйләренә тезмә җырларга яраталар.
Светлана читтә яшәсә дә авылга еш кайтырга тырыша:
"Бу юлы да бәйрәмнәр алдыннан үзебезчә бераз өмә ясап, йорт яннарындагы, юл кырыйларындагы чүп-чарны җыештырып, тагын вак-төяк эшләрне җайлап куйгач, күңелләр яктырып, матурланып китсен дип, кулга гармун алып, Валя белән капка төбенә чыктык. Без чыкканны күреп, Роза килде, җырулар суздык. Һәрбарчабызның гаиләсендә иминлек булсын, үзебез сау-сәламәт булыйк, җырлап яшик", – диде ул.
Бертуган Бояровалар сәнгатькә гашыйк кешеләр. Бу талант аларга әтиләреннән килгәндер диләр авыл халкы. Валентина яшьтән гармун уйный. Бүген дә аннан аерылмый – шатлыгын да, борчуларын да җыр-моң белән бүлешә.
Алабуга культпросвет техникумында укыган ул. Шигырьләр дэ яза, үз якларында узган концертларда актив катнаша.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев