Баграж илдәге тотрыклылык өчен тавыш бирә.
Хәбәрләр

Баграж илдәге тотрыклылык өчен тавыш бирә.

Сарсаз-Баграж халкы да иртәдән үк сайлау участокларына ашыга.

Авыл халкы эшне иртүк эшләргә гадәтләнгән. Сарсаз-Баграж халкы да иртәдән үк сайлау участокларына ашыга.

- Сайлау комиссиясе эшли  башланганчы ук, мәдәният йорты янында шактый кеше җыелган иде инде. Гадәттә, иртәнге унга халыкның яртысыннан артыгы сайлап бетерә бездә, - дип белдерде комиссия члены Валентин Мартемьянов. 

Сайлау көненә бәйрәм рухы өстәп, участокта милли көйләр уйнап тора. Багражлылар тавышларын илдә тотрыклылык, тынычлык булсын өчен бирәбез, ди.


Нет комментариев