Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Аждаһа елында туган Евгений Максимов: «Без аралашырга яратучы компания кешеләре»

Алып баручы, актив карендәшебез Евгений Максимовтан Яңа ел маҗарасы һәм узган елга нәтиҗә.

Яңа елга барыбыз да зур өметләр, ышанычлар баглыйбыз. Астрологлар фикеренчә, бигрәк тә Аждаһа елында туганнар өчен уңышларга бай булачак, ел дәвамында алар үз талантларын тулысынча күрсәтә алачак һәм тирә-юньдәгеләр тарафыннан танылуга ирешә алачак. Яңа елга барыбыз да зур өметләр, ышанычлар баглыйбыз. Астрологлар фикеренчә, бигрәк тә Аждаһа елында туганнар өчен уңышларга бай булачак, ел дәвамында алар үз талантларын тулысынча күрсәтә алачак һәм тирә-юньдәгеләр тарафыннан танылуга ирешә алачак. Аждаһа елында туганнарның киләсе елга нинди планнары бар? Алар тормышында Яңа ел белән бәйле нинди могҗизалы хәлләр булган? Ягез, үзләреннән сөйләтик:

"Аждаһа елында туган кешеләргә хас булганча, “куелган максатка ирешергә” дигән сүзләр, минем дә яшәү девизым. Алар киң күңелле, тормышны ярата, компания кешеләре. Минемчә, һәр елга керер алдыннан үзеңә максат куярга кирәк. Бигрәк тә, үз елың булганда. Бар нәрсә дә үзеңнең киләчәгеңне ничек юраудан тора. Әгәр син бу хыялымны тормышка ашырачакмын дисең икән, һичшиксез, бу шулай булачак. Ышанам, алдагы ел минем өчен тагын да күбрәк уңышлар китерер, барлык планлаштырылган нәрсәләргә дә ирешермен. “Үз елымда зур уңышларга ирештем” дип сөйләве генә дә күңелне нык күтәрер дип уйлыйм.

Яңа ел белән бәйле маҗаралар тормышта бик күп. Шулай бер елны бәйрәмнәр үткәреп, Кыш бабай булып йөргән чагыбыз. Казан шәһәренең Яңа Савин районында үткән корпоротивта идек. Анда уйнап-биеп, күңел ачып йөргән чакта, безне Якты Алан бистәсенә чакырдылар. Риза булып, барырга сүз бирдек тә, мондагы бәйрәм ахырына җитү белән чыгып йөгердек. Машинага утырган гына идем, карыйм, су буе транспорт тезелгән. Юлда авария булып, “бөке” барлыкка килгән. Кузгала да алмыйлар. Рульдә бара алудан өметне өзеп, машинаны тукталышка кертеп бикләдем дә, Кыш бабай киеменнән икәнлегемне дә онытып, йөгерә-йөгерә, трамвайга кереп утырдым. Трамвайлар йөри. Туп-тулы халык анда. Кинәт, шушы халык арасына “Кыш бабай” үзе килеп кергәч, барысы да тагын да җанланып китте. Андагы балалар ничек сөенгәнне сөйләп тә торасы юк, кайберәүләре килеп сакалны тотып карады, икенчеләре капчыктан бүләк көтте. Мин сүзгә саран түгел лә, сөйләп тә, көлдереп тә алдым. Хәтта, олылар да моны махсус оештырылган күңел күтәрү чарасы дип аңлап, рәхмәтләр әйттеләр", - дип сөйләде Евгений Максимов. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев