Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Айбагыр"лылар өчен этнодәрес, вокал һәм күкәй ману буенча мастер-класс узды

"Айбагыр"да уку-укыту программасы кызганнан-кыза бара.

"Айбагыр" этносменасының быелгы программасы бик бай һәм кызыклы.

5 августта балалар янына Татарстан Республикасының премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Ринат Садыков килгән. Алар «Айбагыр» сменасы кысаларында балалар өчен уздырылган керәшеннәрнең вокал-музыкаль культурасы буенча мастер-классны карап уздылар.

Татарстан Республикасының премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Яшьләр эшләре буенча министры урынбасары Ринат Садыков белән музыкаль мастер-класста

7 август  Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең белгече Марина Казакова "Айбагыр"лылар өчен керәшеннәр турында этнодәрес уздырды. Балалар уен формасында үткән дәрестә керәшеннәрнең традицияләре, җыр-биюләре турында бик күп яңа мәгълүмат белделәр. Шушы дәреснең кызыклы мизгелләрен видеода күрә аласыз.

Ә бүген исә, 8 август, иртәнге аштан соң балаларга Пасха буенча мастер-класс оештырдылар. Аларга әлеге бәйрәмнең килеп чыгышы, мәгънәсе турында сөйләделәр, интеллектуаль уен да уздырдылар. Соңыннан, барысы бергә бәйрәм күкәйләрен мандылар. Фотоларны галереядә күрә аласыз.

Шулай итеп, "Айбагыр"лылар көн дә милли йолалар турында яңа мәгълүмат туплый һәм кызыклы итеп вакыт уздыра.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев