Айбагырның икенче көне
Кичә, 25 июль көнне, "Айбагыр" лагерендә визиткалар конкурсы булган.
"Һәрбер команданың да чыгышларын югары бәяләдек. Балаларыбыз бу биремгә тырышып әзерләнделәр. Җиңүчене билгеләү авыр булды. Һәммәсе дә үзенчәлекле итеп чыгыш ясады. Шулай да, җиңүчене билгеләмичә калмадык. Беренче урынны аеруча кызыклы визитка әзерләгән "Вселенная кряшен" икенче отряд балаларына бирергә булдык", - дип сөйләде лагерьның педагог-оештыручысы Алёна Кудряшова.
Нет комментариев