Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Айбагыр" Май чабу бәйрәмендә катнашачак

Бәйрәмне Рус милли-мәдәни берләшмәсе оештыра

Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берләшмәсе Казан халкын һәм кунакларын Кышны озату бәйрәменә чакыра. 29 февральдә "Казан" гаилә үзәге янында славян мәдәниятенең "Май чабу" бәйрәме була. Анда Казан шәһәренең "Айбагыр" ансамбле дә катнашачак. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Казан" гаилә үзәге янындагы территориядә декоратив-гамәли сәнгать осталары эшләнмәләре ярминкәсе узачак. Бәйрәмнең төп сәхнәсендә артистлар, иҗат коллективлары, фольклор ансамбльләре, шулай ук Петрушка театры катнашында бәйрәм концерты булачак. Казан халкы һәм башкала кунаклары борынгы уеннар һәм конкурслар  программасында, халык биюләре һәм җырларын башкару, курчаклар  һәм истәлекле тәңкәләр ясау буенча мастер-классларда катнаша алалар. Май чабу бәйрәмендә Казан шәһәрендә иҗат итүче "Айбагыр" халык фольклор ансамбле дә катнашачак.

Кечкенәләр өчен призлар уйнату, такмаклар конкурсы белән күңел ачу-уен программасы әзерләнгән. Бәйрәм кунакларын борынгы рус рецептлары буенча әзерләнгән коймак, кабартма һәм прәннек белән сыйлаячаклар. Бәйрәм ахырында Карачкы яндыру була.

Бәйрәмне оештыручылар - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Казан шәһәре Мэриясе ярдәме белән Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берләшмәсе һәм Татарстан Халыклар Дуслыгы Йорты.

Башлана 11.00 сәгатьтә.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев