Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Айбагыр» фольклор ансамбле турында кызыклы фактлар

Айбагыр» фольклор ансамбле керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен яңарту, баету һәм халыкка таныту белән шөгыльләнә

«Айбагыр» фольклор ансамбле 2012 елда оештырыла. Коллективның иҗади тормышы керәшен халкының традицияләрен саклауга юнәлтелгән.

«Айбагыр» фольклор ансамбленең составы тотрыклы, әмма теләгән һәркем безгә җиңел кушыла ала,- ди коллективның сәнгать җитәкчесе Евдокия Григорьевна Толстова. Коллективның репертуары керәшеннәрнең халык җырларыннан һәм биюләреннән тора, аларның күбесен җирле әбиләр башкарган.

Евдокия Григорьевна Толстова җитәкчелегендәге «Айбагыр» фольклор ансамбле күп кенә район, республикакуләм фестивальләрдә һәм конкурсларда катнашып, тамашачылар арасында зур популярлык казанды. Район дәрәҗәсендәге бер генә чара да «Айбагыр» фольклор ансамбле чыгышыннан башка узмый диярлек.

Коллектив репертуарын тулыландыру чыганаклары булып өлкән буын, интернет, китаплар, танылган җырчыларның һәм ансамбльләрнең җырлары тора. Өлкән буын балаларны керәшен җыруларына, гореф-гадәтләренә өйрәтә. Балалар репетицияләргә бик рәхәтләнеп йөриләр, аларга чараларда катнашу һәм чыгыш ясау ошый. Әлбәттә, балаларның чын халык традицияләрен тирәнрәк сеңдерүләре шатландыра, алар үзләренең уникаль керәшен мирасын йөртүчеләр булуларын аңлый.

Ансамбль Бирдебәк авыл клубы базасында атнага бер тапкыр шөгыльләнә. Хәзерге вакытта «Айбагыр» фольклор ансамбле керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен яңарту, баету һәм халыкка таныту белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә ансамбль репертуарында 7 йола, 10нан артык халык җыры, уеннары һәм биюләре бар.

«Айбагыр» фольклор ансамбле ел дәвамында халык бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре белән тамашачыларны сөендереп тора. Коллективта катнашучылар тырышлыгы һәм хезмәт сөючәнлеге белән, елдан-ел тамашачы мәхәббәтен яулый, төрле фестивальләр һәм конкурсларда уңышлы чыгыш ясый.

Культурный центр им. Я. Е. Емельянова
Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев