Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Айбагыр" этнолагерен ачу тантанасыннан видеорепортаж карагыз

25 июль көнне “Айбагыр” этнолагере сигезенче тапкыр үз ишекләрен ачты

Этносмена быел 24 июльдән алып 12 август көннәрендә Мамадыш районының Соколка авылы янындагы “Кама” балаларны сәламәтләндерү лагере базасында уза. Лагерьда 9-18 яшьлек 90 бала ял итә. Балалар арасында берничә ел “Айбагыр”да тәрбияләнүчеләр дә, быел тәүге тапкыр килүчеләр дә бар. Һәрберсе дә яңа танышуларга шат. 
Ачылыш тантанасына Казаннан Республика керәшен оешмасы исполкомы җитәкчесе Людмила Белоусова, “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле җитәкчесе Артур Поляков, “Туганайлар” газетасы баш редакторы Юлия Губина, Мамадыш районы башлыгы урынбасары Ришат Сәмигуллин, Мәдәният бүлеге начальнигы, җирле керәшен оешмасы җитәкчесе Степан Спиридонов килгән иде. 
Башта айбагырчылар парады булды. Анда балаларны районнар буенча таныштырдылар. Аларны өч отрядка бүлгәннәр: «Кря-кря-керәшеннәр», «Вселенная кряшен», «Очкыннар». 
Керәшеннәр гимнына әверелгән “Безнең ил” җыры астында “Айбагыр” флагын күтәргәннән соң, балалар бергәләшеп “Айбагыр” лагере анты”н әйттеләр. 
Һәр елдагыча, балаларны яраткан дәдәй-түтиләре каршы алды. Матур гадәт буенча, “Айбагыр” лагеренда сабыйлар вожатыйларына әнә шулай яратып эндәшә.


«Айбагыр»ның көндәлек тормышы турында безнең сайттан укып торыгыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев