Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Айбагыр” көтә

"Айбагыр" этнолагере быелгы сменасын башлап җибәрә. Смена 11августтан 25августка кадәр барачак.

Лагерь Зеленодольск районының Ильинка авылы янындагы нарат урманы тыюлыгында урнашкан. Быел анда республиканың төрле районнарыннан җыелган 70 бала ял итәчәк. Керәшен яшьләре активыннан алты вожатый эшләячәк. Балалар өчен бай эчтәлекле культура программасы каралган. Раифа монастырена, Казан Кремлендә эшләп килә торган "Керәшеннәр сәнгате" күргәзмәсенә экскурсияләр оештырыла. Артистлар, галимнәр, шагыйрьләр, җәмәгать эшлеклеләре, "Бәрмәнчек" ансамбле җырчылары белән очрашулар планлаштырыла. Балалар янына кунакка артистлар Николай Дунаев белән Олег Фазылҗанов, яшь җырчылар Вадим Захаров белән Вероника Кузнецовалар киләчәк. Геннадий Макаров, "Бәрмәнчек" ансамбле этнокультура буенча мастер-класслар бирәчәк. Питрәч районыннан танылган кө-рәшчеләрнең килүе көтелә. Моннан тыш, һәр вожатый үзенең аерым программасын әзерли. Анда тел, биюләр, тамгалар, керәшен этнокомпоненты буенча кызыклы чаралар тәкъдим ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Айбагыр лагере