Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Авылдашлар туган якларына кайтты

16 июль Урта Багражда “Авылдашлар очрашуы, Питрау кайту” бәйрәме узды.

“Авыл бәйрәмнәре” барлык авылдашларны үзенә җыя, очраштыра, үткәннәрне барларга мөмкинлек бирә. Урта Баграждагы быелгы Питрау да бик күркәм үтте.

Бәйрәмдә йолаларга туры китереп, төрле уеннар үткәрелде. Ярышлардан соң, мәйдан үзәген халыкның дәртле биюләре тутырды. Чакырылган башкаручылар, җыр коллективлары да чараның бизәге булып торды.

Бәйрәмнең төп сые - зур казанда пешерелгән пылау һәм шурпа иде. Аларны килгән һәрбер кунак авыз итә алды. Шурпаның итен, Питрауга дип махсус атап, Урта Баграж егете Валентин Шалапаев бирде. Төп ризыклардан соң, халык тәмләп күмер самоварыннан чәй эчте, күчтәнәчләр белән сыйланды .

Урта Баграж халкы авыл бәйрәмен уздыруда катнашкан һәркемгә – оештыручыларга, җырчыларга, кунакларга үз рәхмәтләрен белдерә.

Бәйрәм буласы урынны чистартуда, табын әзерләүдә, урыннарны көйләүдә, бәйрәмнең төп оештыручысы - авыл җирлеге башлыгы Павел Николаевич Минеевка рәхмәтләребезне әйтәбез. Очрашуның җылылыгы күңелләрдә озак сакланып, киләсе елга да һәркайсыбыз исән-сау булып, яңа очрашулар насыйп булса иде, - дигән теләктә кала Урта Багражлылар.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев