Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Авыл малайлары көрәшеп үсә

Бу көздә Түбән Кама районының Олы Аты клубында малайлар өчен көрәш секциясе эшли башлады.

Аны ата-аналар үтенече һәм, шулай ук, Кызыл Чапчак авыл җирлеге башлыгы Бәгъданур Илдархановның тәкъдиме белән, авылдашлары Петр Пепенеев оештырды. Петр Васильевич заманында Әлмәт физкультура техникумының классик һәм милли көрәш бүлеген тәмамлап, тренер дипломы алган. Соңгы елларга кадәр үз авыллары Сабантуенда ул көрәш,  гер күтәрү, кул көрәштерү, турникта тартылу ярышларын оештырды.

Олы Аты, Трудовой поселогы һәм Яуш авылында газовик булып эшләүче Петр Пепенеевның халык арасында абруе зур. Шуңа да Аты клубының бушаган бер бүлмәсендә аның көрәш секциясе оештыруын ишеткәч, иң беренче булып, үзенең элекке укытучысы, Татарстанның атказанган спорт остасы Гакыйф Борһанов ярдәм кулын сузды. Икесе бергә, көрәш матылары, алар өстенә капларга чехоллар табып урнаштырдылар. Бу көрәш бүлмәсен канат, боҗралар, штанга, җыелмалы турник шикелле спорт инвентаре белән җиһазлауда авыл җирлеге башлыгы Бәгъданур Илдарханов та ярдәм итә.

Көрәш бүлмәсе тулысынча җиһазланмаган булса да, Олы Атыдан Андрей Андюков, Богдан Сармаев, бертуган Артем һәм Никита Замотаевлар инде анда шөгыльләнә башладылар. Трудовой поселогы, Сухрау, Югары Чаллы, Түбән Чаллы һәм Кызыл Чапчак авылларыннан да малайларның бирегә көрәш секциясенә йөрүләре көтелә.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев