Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Авыл ипотекасы»: Татарстанда яшәүчеләр әзер йортка өстенлек бирә

Быел Татарстанда 200дән артык гаилә «авыл ипотекасы» буенча йорт сатып алган.

Республикада 200дән артык гаилә «авыл ипотекасы» программасыннан файдаланган. Аның гомуми суммасы 500 млн сум булган. Татарстанда яшәүчеләр әзер йортка өстенлек бирә, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Россия Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең (Росреестр) Татарстан буенча идарәсе мәгълүматлары буенча, программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле төбәктә 3,3 меңнән артык «авыл ипотекасы» теркәлгән, Россельхозбанк 7,6 млрд сум кредит биргән.

«Авыл ипотекасы» буенча сатып алынган йортларга милек хокукы бер эш көнендә теркәлә, дип хәбәр итә Росреестр.

Искәртик, «авыл ипотекасы» «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасына керә. Аны 21 яшьтән 75 яшькә кадәрге кешеләр рәсмиләштерә ала. Татарстан Республикасында яшәүчеләр өчен максималь кредит суммасы 3 млн сум тәшкил итә. Гаилә парлары өчен кредит күләме 6 млн сумга кадәр артырга мөмкин. Авыл ипотекасын 25 елга кадәр рәсмиләштерергә мөмкин, беренче кертем 10 процент тәшкил итә.

Фото: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев