Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Атналык һава торышы

Бу атнада Татарстанда суытачак. Бу турыда Гидрометеорология үзәге тараткан хәбәрдә әйтелә

15 сентябрьдә республика циклонның тыл өлешендә калачак. Территориядә җилле, яңгырлы һәм салкынча һава торышы саклана, дип белдерә синоптиклар.

Чәршәмбе, 16 сентябрьдә атмосфера басымы артачак, шуның аркасында явым-төшемнәр урыны белән генә булачак. Төньяк-көнбатыштан 15-20 метр тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +4,+ 9, көндез +10, +15 градус.

Пәнҗешәмбе, 17 сентябрьдә антициклон йогынтысында Татарстанда явым-төшемнәр булу ихтималы аз. Шул ук вакытта республикада тагын да суытачак. Төнлә һава температура 2-7 градус җылы булачак. Көндез һава 12-17 градуска кадәр җылыныр дип көтелә.

Метеорологлар фаразлавынча, 18 һәм 19 сентябрьдә республика төньяк-көнбатыш циклонының атмосфера фронты йогынтысында булачак. Кабаттан яңгырлар, көчле җил һәм температура уйнау фаразлана. Шимбә көнне көндез һава температурасы 15-20 градус булачак. Әмма якшәмбе көнне ул 8-13 градустан артмаячак. 

ТатарИнформ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев