Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Җәшнә, кояш, җалтыра» — туганлаштыру һәм талантлар табу фестивале

29 мартта Балык Бистәсе район үзәгендә Я. Емельянов исемендәге республикакүләм II «Җәшнә, кояш, җалтыра» («Свети, о солнце, сверкай») керәшен культурасы конкурс-фестиваленең йомгаклау бәйрәме узды.

Арабызда талантлар күп
Конкурс-фестиваль күренекле агартучы, беренче керәшен шагыйре Я. Е. Емельяновның тууына 175 ел тулу уңаеннан, Татарстан мәдәният министрлыгының Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәге һәм республика керәшен иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылды. Шунысын да әйтергә кирәк, бу концертның режиссеры да мәдәни үзәк белгече Павел Александров иде. 

Керәшен поэзиясе үрнәкләре булган мирас — 20ләп шигырь язып калдырган Я. Емельяновның иҗат кичәсен Балык Бистәсендә оештыру очраклы түгел. Чөнки ул иске стиль белән, 13 мартта шушы районның Алан Полян авылында туган. 

Фестиваль Яков Емельяновның әдәби мирасын халыкка җиткерү, башкару осталынын үстерү, автор башкаручыларны, талантлы үзешчән-шагыйрьләрне ачыклау максатыннан оештырыла. Конкус онлай форматта 2 турда 4 номинациядә узган иде. Татарстанның 16 районыннан 57 гариза булды, һәм, шуларның 26сы икенче турга узды. Жюрида фольклорчы, галим Геннадий Макаров, Я. Емельянов мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев, «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова, Татарстанның халык артисты Олег Фасылҗанов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Азат Хөсәенов, шагыйрә Луиза Янсуар (Шарова) булды. Алар җиңүчеләрне икенче турдан соң билгеләгән иделәр, һәм бу кичәдә аларны бүләкләп диплом, бүләкләр тапшырдылар.

Кичәдә җиңүчеләр һәм керәшен фольклор коллективлары, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле, аерым җырчылар чыгыш ясады. Концертны «Бәрмәнчек»нең солисты Денис Михайлов алып барды. Катнашучыларны гына игълан итеп калмыйча, Я. Емельянов белән дә якыннанрак таныштырды, аның иҗаты турында да сөйләде. 

Рабит Батулла: «Бу — тынычлык фестивале»
Бәйрәм кунаксыз булмый. Ерак араны якын итеп килгән, шушы районның Алан-Полян авылында туган, Түбән Кама керәшеннәре җәмгыяте җитәкчесе Тамара Баһаветдинова һәм аның урынбасары Эльмира Гыйльметдинова да бар иде. Алар җылы теләкләрен җиткереп, Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Лилия Каримуллинага бүләкләрен тапшырдылар һәм Эльмира Гыйльметдинова Я. Емельяновның шигырен дә сөйләп узды.

Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова әйтеп узганча, бу көнне республикада икеләтә бәйрәм иде.

«Иртән Казанда Гәрәй Рәхимгә багышланган зур фестивальдә булдык, ә хәзер Җырчы Җәкәүнең юбилей кичәсе. Аның туган көнен дә әле 3 ел элек кенә белдек. Документларын табып, яңа календарь буенча 25 мартта икәнен ачыкладылар. Балык-Бистәсенә шушындый шагыйрьне биргән туган авылына рәхмәт», — дип сөйләде ул. 

Концертта Татарстан Рәисе грантын откан акчага тегелгән этник костюмнар да күрсәтелде. Бу — Балык Бистәсе районының Алан-Полян авылы керәшеннәренең бәйрәм киемнәре комплексына реконструкция. Костюмнарны Юлия Әхмәтҗанова этноостаханәсе әзерләде. Консультат буларак Я. Емелянов мәдәни үзәк белгечләре чыгыш ясады.

Татарстанның халык язучысы, Г. Тукай исемендәге премия иясе Рабит Батулла да бу кичтә безнең белән булды. Җиңүчеләрне бүләкләү өлешендә ул да чыгыш ясады.

«Кызганыч, бүген тормыш тыныч түгел. Бәхәсләр, әрләр бар, ләкин өмет тә бар. Бу фестиваль менә шундый тынычлык фестивале. Туганлаштыру, талантларны эзләү фестивале. Киләчәктә дә очрашырга язсын, ару яшәгез!», — дип сәламләде ул.

Җиңүчеләрне билгеләделәр
Концерт башланып киткәч тә, башта җиңүчеләрне бүләкләделәр.

«Автор-башкаручы. Шигырь» номинациясе (10-17 яшьлекләр): I дәрәҗә лауреат — Дамир Динекаев (Лениногорск)
«Автор-башкаручы. Шигырь» номинациясе (18 яшьлекләр һәм аннан олыраклар): I дәрәҗә лауреат — Мария Пашина (Логинова Мария псевдоним) (Түбән Кама); II дәрәҗә лауреат — Надежда Токранова (Яшел Үзән районы), Валентин Иванов (Балык Бистәсе районы); III дәрәҗә лауреат — Виктор Спиридонов (Мамадыш районы).

«Автор-башкаручы. Җыр» номинациясе (18 яшьлекләр һәм аннан олыраклар): I дәрәҗә лауреат — Надежда Токранова (Яшел Үзән районы); II дәрәҗә лауреат — Елена Григорьева (Казан шәһәре), Владислав Агапов (Казан шәһәре); III дәрәҗә лауреат — Юрий Макаров (Питрәч район), Людмила Янеева (Әлмәт). 

«Керәшен шагыйрьләре шигырьләрен укучылар» номинациясе (10-17 яшьлекләр): I дәрәҗә лауреат — Аяз Галиуллин (Зәй районы); II дәрәҗә лауреат — Иван Пугачев (Казан шәһәре); III дәрәҗә лауреат — Порфирий Карамзин (Тукаевский район), Валерия Новикова (Балык Бистәсе районы) ; I дәрәҗә дипломант — Алексей Краснов (Зәй районы), Диана Павлова (Теләче районы), Юлия Демидова (Теләче районы).
«Керәшен шагыйрьләре шигырьләрен укучылар» номинациясе (18 яшьлекләр һәм аннан олыраклар): II дәрәҗә лауреат — Милена Новикова (Балык Бистәсе районы); III дәрәҗә лауреат — Евдокия Толстова (Балык Бистәсе районы), Татьяна Прокопьева (Тукай район); I дәрәҗә дипломант — Петр Утяганов (Зәй районы).

«Керәшен шагыйрьләре шигырьләреннән әдәби-музыкаль композиция» номинациясе: I дәрәҗә лауреат — «Урагай» халык фольклор ансамбле (Мамадыш районы), «Алан» балалар фольклор ансабмле (Балык Бистәсе районы), «Чулпы» халык фольклор ансамбле (Балык Бистәсе районы); II дәрәҗә лауреат — Г. Тукай исемендәге үзәк библиотека (Лениногорск).

Гран-прига Казаннан Елена Григорьева ия дип табылды.

«Җырчы Җәкәү, сагынабыз сине» 
Концерт барышында Я. Емельяновның иҗат юлы белән видеоформатта да танышып бардык. Аның китаплары, башкарган эшләре турында сөйләделәр. Аның эшен дәвам итүче карендәшләребез, язучыларыбыз дип Давид Саврушевский, Гурий Тавлин, Ямаш Игәнәй, Егор Уткин, Луиза Янсуар, Людмила Аланлы атый алабыз. Иҗаттка гына түгел, башка өлкәдә дә үрнәк була алырлык, горурланырлык керәшен шәхесләре шактый: спортта, сәяхәттә, медицинада, театр, җыр. Аларны да онытмыйча әйтеп киттеләр.

«Җәшнә, кояш, җалтыра» конкурс-фестивале үзешчән җырчылар, шигырь язучылар, нәфис сүз осталары арасыннан талантларны ачыкларга ярдәм итә. Шундый үзешчән осталар арабызда да бик күп: Юрий Макаровның җырлавын, Евдокия Толстованың «Әби үгете»н, Мария Пашинаның «Изге ата»ны сөйләвен яратып тыңлады халык.

Бәйрәмдә җырулар белән беррәттән Яков Емельяновның шигырьләрен дә сөйләделәр. Аяз Галиуллин, Иван Пугачев, Порфирий Карамзин бик оста итеп башкардылар.

Карендәшләребез үз шигырьләре белән дә чыгыш ясады: Надежда Токранова, Валентин Иванов, Виктор Спиридонов. Шигырь язуга һәркем дә сәләтле түгел, табигатьтән биреләдер ул. Күпләргә таныш булган, конкурс-фестивальнең гран-приын алган «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле солисты Елена Григорьева бу кичтә җыру да җырлады, шигырь дә сөйләде.

Я. Емельянов иҗатының күп өлеше дини рухта. Ул халыкны төрле җазыклардан аруландыру, гади халыкка белем бирү өстендә эшли. Бу хакта Казанның Тихвин Алла Анасы исемендәге керәшен чиркәве настоятеле Алексей Колчерин һәм Иванай авылы чиркәве настоятеле Илия Миннихачев та әйтеп китте.

«Бүген — бәйрәм кичәсе. Җырчы Җәкәү бик талантлы кеше булган. Бик күп авылларда священник булып торган. Аның безнең көнгә килеп җиткән китаплары кадерле мирас. Мин үзем дә аларны укыйм. Фестивальне оештыручыларга зур рәхмәт. Яшь буын өчен дә бу кирәк, алар да талантлы шагыйрьләребезне белсеннәр, онытмасыннар», — дип сөйләде Алексей Колчерин.

Узган бәйгедә гран-при алган Балык Бистәсе районыннан «Чулпы» фольклор ансамбле «Сыер сые» шигырен сәхнәләштерделәр. Алар чыгышыннан соң залда утыручылар да дәррәү килеп кул чаптылар. 

2 сәгаткә якын барган концерт, «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле башкаруында «Җырчы Җәкәү, сагынабыз сине» дигән җыр белән тәмамланды. Әлеге җырга барысы да кушылды.

Җырчы Җәкәү мирасы телдән-телгә күчеп, безнең заманга килеп җиткән. Менә шул байлыкны киләчәккә җиткерү, безнең бурычыбыз. «Җәшнә, кояш, җалтыра» конкурс-фестивале озын гомерле булып, киләсе елда да уздырылсын.

 

Фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев