Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Арумысыз, туганнар” фестивале

2 ноябрь көнне Чиләбе өлкәсе Нагайбак районының Кассель (Кили) авылында традициягә әйләнеп баручы "Арумысыз, туганнар!" керәшен фольклор фестивале узды.

Быел фестиваль казак поселокларына нигез салынуга 170, 1812 елгы Ватан сугышында җиңүгә 200 ел тулуга туры килә. Шушы юбилейлар уңаеннан, фестивальдә казаклар тормыш-көнкүрешенә дә зур урын бирелде. Авыл башыннан ук фестиваль кунак-ларын каланчаларга менеп баскан казаклар каршылады. Кунаклар күренүгә, учакларга аскан казаннардан кайнар ботка бүленде, җыр-бию тынып тормады. Килгән кунакларны фестиваль буласы урынга - Кассель авылының культура йортына - атлы казаклар озата торды.

Быел бәйрәм өченче тапкыр уздырыла һәм ул "өлкә фестивале" статусы алды. Нагайбак районының дистәгә якын коллективларыннан кала, "Казански бәйрәменә" Чибәркүл районының Папау авылыннан "Чишмә" фольклор ансамбле, Верхнеуральск районыннан "Разгуляй" казачий ансамбле килде. Бүтән еллардан аермалы буларак, һәр коллектив, җырдан кала, үз авылының бер йоласын сәхнәләштереп күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фольклор фестиваль