20 сентябрь көнне «MOҢ» дип исемләнгән Казанның уникаль театр мәйданчыгында керәшен культурасына багышланган «Ару кич» дигән кичә узачак.
Кичә керәшен мәдәниятен чагылдыра торган чыгышлар белән үрелеп барачак. Монда кунаклар җырлы-биюле бәйрәм карап кына түгел, кызыклы мәгълүмат белән танышып та китәчәкләр. Проектның кураторлары — Йолдыз Миңнуллина белән Алёна Батулла.
«Керәшенчә җырларбыз, сөйләшербез; хәл калса — биеп тә карарбыз, борынгы музыка уен кораллары белән дә танышырбыз, баш киеменә карап, керәшен хатын-кызының статусын да ачыкларгы өйрәнербез», — дип хәбәр итә оештыручылар.
Шулай ук, кичәнең махсус кунаклары да бар. Бу — Татарстанның атказанган артисты Лена Бичарина, җырчы Татьяна Ефремова, танылган этномузыколог, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров һәм җәмәгать эшлеклесе, театр режиссёры, педагог, язучы Рабит Батулла.
Башлана 19:00, керү ирекле, бары тик "Моң" сайтында регистрция узарга кирәк.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев