Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олы Шүрнәк мәктәбенә башка авылдан килеп укучы балаларга быел автобус булачакмы

Тиздән ил буенча беренче кыңгырау чыңы яңгыраячак. Балалар өч айлык каникулның Тукай шигырендәге кебек күз ачып йомганчы үтеп тә киткәнен сизми дә калганда, мәктәп хезмәткәрләре киләсе уку елына каникуллар башлангач ук әзерләнә башлый. Редакциябезне дә яңа уку елына әзерлек кызыксындырды. Шул сәбәпле без авыл мәктәпләре белән элемтәгә кердек

Валентина МИРОСАНОВА, Алабуга районы Олы Шүрнәк авылы мәктәбенең физика һәм математика фәннәре укытучысы:

— Без әзер. Мәктәпләрне кабул итүче комиссияне көткән көннәребез. Барлык укытучылар да эштә. Барысы да әзерләнә, үз кабинетларында тәртип оештыра. Бу елны мәктәбебездә глобаль ремонтлар булмады. Буясы җирләрне буяп, төзәтәсе җирләрне рәтләп кенә алдылар. Безнең күп кенә укучыларыбыз җәйге вакытта эшлиләр. Шуңа күрә беренче кыңгырауга бөтен көч белән тотынып булмый. Репетицияләрне ныклап 25 августтан башларбыз дип планлаштырабыз.

Мәктәптә 47 бала белем ала. Беренче класска 3 бала киләчәк. Ике малай һәм бер кыз бала. Чыгарылыш класста да бер кыз һәм ике егет белем алачак. Безнең мәктәпкә күрше авылдан килеп укучы 17 бала да бар. Алар өчен автобус каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев