Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Артур Поляков: Иван Егоров “Бәрмәнчек” ансамбле өчен – караңгы төндәге маяк

60 яшьлек юбилее уңаеннан, “Бәрмәнчек” ансамбле җитәкчелеге Иван Егоровка рәхмәт сүзләре җиткерә

“Бәрмәнчек” ансамбле өчен Иван Михайлович – якты кояш шикелле, караңгы төндәге маяк кебек. Ул – безнең ансамбльгә  бәйле булган һәм чишелмәстәй булып тоелган барлык мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм  итүче хөрмәтле кешеләрнең берсе. Ансамбльнең  эчке дөньясын да аңлаучы, артистлар тормышы белән дә кызыксынучы ул. Иван Михайловичның кирәкле, урынлы сүзләр табып, республика җитәкчелеге, министрлык белән сөйләшә белүе нәтиҗәсендә, безнең “Бәрмәнчек”  үзенең бинасына ия. Әгәр дә Иван Михайловичны һавадагы зур бөркет белән тиңләштерсәм, бу һич тә арттыру булмас. Чөнки ул – барыбызны да үз канаты астына җыеп, туплап, барлап торучы асыл керәшенебез. Ул – без керәшеннәргә генә түгел, һәркемгә кирәкле олы шәхес. Аның шикелле киң күңелле, башкаларны аңлаучы кешеләр бик сирәк", - ди "Бәрмәнчек" ансамбленең директоры Артур Поляков.

Республика керәшеннәре күгендәге иң зур йолдызларның берсе булган “Бәрмәнчек”, әлбәттә, керәшен җәмгыяте белән тыгыз элемтәдә эшли. Иван Михайлович  ансамбльне бик ярата, нинди генә дәрәҗәле кунаклар килсә дә, кичәләр “Бәрмәнчек”тән башка үтми.

"Иван Михайлович әле үз максатларының барысына да ирешеп бетмәгәндер, грандиоз планнары да бардыр. Аларның барысын да тормышка ашырырга Ходай аңа көч-куәт бирсен. Үзенә һәм якыннарына сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхетле гомер, яңадан-яңа уңышлар телибез", - дип матур теләкләрен җиткерә Артур Поляков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев