Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Артур Поляков: "Гөргөри кияүләре +" хыялым иде - видео

"Россия 24" телеканалында "Гөргөри кияүләре +" тамашасы турында сөйләштеләр

"Национальный вопрос и ответ" тапшыруының чираттагы кунаклары -  "Бәрмәнчек" дәүләт ансамбле директоры Артур Поляков белән Г.Камал театры актёры, тамашаның режиссеры Радик Бариев. Алып баручы - Халыклар дуслыгы йорты дирекоры Ирек Шәрипов кунакларга "Гөргөри кияүләре +" театраль спектакле  буенча сораулар бирде.

Артур Поляков тапшыру барышында хыялы тормышка ашуы турында билгеләп үтте. "Керәшен туен ансамбль белән сәхнәдә күрсәтү күптәнге хыял иде. Алга таба әлеге тамашаны Камал сәхнәсендә еш кую турында уйлыйбыз", - дип белдерде ул.

Радик Бариев бу эшкә аеруча саклык белән алынуын әйтте. "Ансамбль коллективының драма әсәрләрен кую буенча белемнәре юк. Шуңа да куркытты. Ләкин "Бәрмәнчек" коллективы бик талантлы икән. Уңыш, беренче чиратта, аларның талантыннан булды", - дип искәртте Радик Бариев.

Шулай ук, тапшыруны алып баручы республика керәшеннәренең фольклоры, культураны саклау, яшь буынга тапшыру буенча башкарган эшләре, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең эшчәнлеге турында да билгеләп үтте.


Тапшыруның видеоязмасын карагыз.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.  Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев