Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Артём Александров – Эчке эшләр системасында иң яхшы тикшерүче

Карендәшебез, тамырлары белән Кайбыч районы Янсурин авылы егете Артём Александров шушы көннәрдә Мәскәүдән куанычлы хәбәрләр белән кайтты

Юстиция капитаны Артём Петрович Александров Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының “Хезмәттәге батырлыгы өчен” медаленә лаек булды. Шулай ук, ул Россия Эчке эшләр системасының алдан тикшерү органнарының иң яхшы тикшерүчесе, дип тә танылды.

Бу – Артёмның беренче уңышы гына түгел. Моңа кадәр дә ул төрле конкурсларда җиңүләр, алдынгы урыннар яулаган егет. Мәсәлән, 2017 елда ул Бөтенроссия профессиональ осталык конкурсында икенче урын алган булган.

Хезмәт юлын ул наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлегенең оперуполномоченные булып башлаган. Анда ике ел эшләгәннән соң, тикшерүгә күченгән. Хәзер ул Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Тикшерү идарәсе тикшерүчесе булып эшли.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев