Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен гади аралашу бик мөһим.
«Җылы назыңны кызганма» дигәндәй гарип кешенең җан сыкрануын сәламәт кеше ишетеп, аңлап җиткерсә иде. Ишетергә, аңларга тырышырга кирәк, бик кирәк. Язмыш тарафыннан кимсетелгәннәргә ярдәм кулын сузарга беркайчан да соң түгел. Кыйммәтле даруларга, катлаулы дәвалану чараларына һәм, иң мөһиме, безнең җылы карашка, таянычыбызга мохтаҗ кешеләр барлыгын онытмасак иде.
Арча районының Сәрдәбаш авылында яшәүче Антонова Рәзинә уң ягы эшләмәү сәбәпле, сул кулы белән картиналар буйый. Тормыш сынауларына бирешмичә яши. Сокланып карап торырлык, молодец. Аңа уңышлар гына телисе килә.


Янәшәбездәге болай да үзләрен кимсетеп тойган дусларыбызга игътибарлырак булыйк, хәлләрен аңларга, күңел авазларын ишетергә тырышыйк, авыр тормышларына — терәк, сырхауларына — шифа, кайгы-хәсрәтләрендә юаныч булыйк!
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев