Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Анна Чернова: “Җаның-тәнең биреп эшләр эшең булу үзе зур бәхет”

Халыкара пешекчеләр көне уңаеннан Зәйнең “Теремкәй” балалар бакчасында 34 ел повар булып эшләүче Анна Чернова үз хезмәтенең остасы.

Чыгышы белән Югары Баграж авылыннан булган Анна уңган, тыйнак, ярдәмчел кеше дә. Кечкенәдән тәмле ризыклар пешерергә ярата. Бухгалтерга укыса да, күңелендә кечкенәдән йөрткән хыял үзенекен итә – 1988 елда балалар бакчасына тәрбияче ярдәмчесе булып эшкә урнаша. Аннан поварлыкка күчә. Анна Романовна үзенең остазлары дип Галина Гавриловна, Раиса Григорьевна, Фәридә Гарифовналарны саный. Алардан өйрәндем әлеге хезмәтнең серләренә, ди.


-Анна Романовна - бакчабызның шеф повары. Ул - үз эшенең остасы, тыйнак, сабыр, җаваплы хезмәткәр. Балалар бакчасына практика үтәргә килүче кызларны әлеге хезмәтнең нечкәлекләренә төшендерә. Бүгенге көндә бакчабызда эшләүче поварлар Юлия Исламетдиновна, Лилия Ильясовна Анна Романовнадан күп нәрсәгә өйрәнеп, үзләре дә профессиональ булган поварлар, -ди бакча мөдире Рәзинә Борһанова аның турында.

Балалар бакчасында сабыйларны тәмле ашлар белән кызыктырып ашату – үзе бер сәнгать. Чисталык, пөхтәлек бөркелеп торган аш бүлмәсендә бар санитар таләпләргә туры китереп эшлиләр.

-Анна Романовна күбрәк камыр ризыклары пешерергә ярата. Суган пирогын аның кебек тәмле итеп пешерүчеләр юктыр. Без аның эшләгәнен һәрвакыт күзәтеп барабыз, күп нәрсәгә өйрәнәбез. Балалар бакчасында әзерләнгән һәр ризык үзенчә тәмле, бигрәк тә Анна Романовна куллары тигәч, - ди аның белән бергә эшләүчеләр.

Өлкән шәфкать туташы Альбина Кузнецова аның, чиста, пөхтә булуын әйтә.

Балалар поварлар әзерләгән һәр ризыкны яратып ашыйлар. Анна Чернова өендә матур гөлләр үстерә, уңганлыгы күренеп тора. Матур теләкләр тели-тели, моңлы җырлар сузып, балаларын һәм оныкларын тәмле ризыклар белән сыйларга ярата ул. Ире Николай белән бер уйда, бер сердә булгангадыр, тормышлары да көйле, бәрәкәтле аларның.

– Җаның-тәнең биреп эшләр эшең булса, эштән сине сагынып көтәр кешең булса, иң зур бәхет менә шул ул дөньяларда, – ди Анна Романовна. 

Клара Ермолаева, "Зәй офыклары".

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев