Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әни кебек ягымлы беренче укытучым – Евдокия Петрова мәңге күңелдә

Беренче укытучысын кем генә искә алмый да, кем генә яхшы хәтирәләр белән исендә сакламый икән?

Эх, гомер дигәнең, уза да китә икән. Шул гомернең «почмагында» онытылмас  мизгелләр кала. Шуларның берсе - мәктәп еллары хатирәләре, беренче укытучы. Питрәч районының Кәвәл авылында туып-үскән Нина Хасанова да безгә үзенең беренче укытучысы турында язган.

«Менә тагын уку елы башланды. Кем генә хәтерләми икән ул көннәрне. Һәркем беренче укытучысын гомер буе сагынып искә ала. Мин дә белем сукмагына җитәкләп алып кергән беренче укытучым Евдокия Петровага зур рәхмәтлемен. Ул төрле заманнарны күргән, күп вакыйгаларны башыннан кичергән мәртәбәле, хөрмәтле  – авыл кешесе иде. Мин мәктәпкә беренче класска 1967 елны бардым.  Укытучымның елмаеп каршы алуы бүген дә күз алдымда тора. Ул вакытларда класста куп бала укыдык. Беркайчан бебезгә дә ачуланмыйча, «почмакка» бастырмыйча, тыныч кына хәреф танырга өйрәтте. Ул безгә икенче әни кебек иде.  Ничә еллар үтсә дә, онтылмый. Инде минем үземә 64 яшь. Евдокия Васильевна хакындагы хатирәләр мине гомерем буе озата бара. Беренче укытучы, ата-аналар белән беррәттән, кечкенә баланың тормышында зур роль уйный. Аңлый торган, игелекле, һәрвакыт ярдәм кулы сузган, күп нәрсәгә кызыксыну уяткан һәм тормышның тагын бер баскычын атлап чыгарга ярдәм иткән кеше ул.

Евдокия Петрованың кызы Раиса Яковлевна да безгә тарих фәнен укытты», – диде Нина Николаевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев