Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алинә һәм Азат Кәримовлар ретро җырга яңа сулыш биргән

Җырчылар үз сәхифәләрендә яңа рубрика ачкан һәм тамашачыларның фикерләрен көтәләр

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясендә «Җырлыйк әле» тапшыруын алып баручы Алинә һәм Азат Кәримовлар «Назлы гөлем» дигән ретро җырга яңа сулыш биргән.

«Мөхтәрәм җәмәгать, яраткан тамашачыларыбыз, сезнең өчен социаль челтәрләрдә бер яңа сәхифә башлап җибәрергә булдык, ретро җырларны (мөмкин кадәрле) заман тәлапләренә туры китереп үзгәртеп (реставрацияләп), хәтерләребездә яңарту сәхифәсе…

Җырның рухи дөньясын, хәләтен саклап кала алу сыман бик җитди һәм җаваплы сорауларны да истә тотып, нинди комментарийлар язырсыз? Алга таба нинди җырлар эшлик? Кирәкме әлеге сәхифә? Фикерләр алышыйк, битараф булмыйк, бердәм булыйк, ә кайда бердәмлек - шунда җиңү», - дип язган алар инстаграмдагы уртак аккаунтларында.

«Назлы гөлкәем» җырының сүзләрен Ярлы Кәрим, ә көен Фасил Әхмәтов язган.

Инстачылар артистларның бу адымын хуплаган. «Бик тә мәгьнәле дә, моңлы да, безне яшьлек елларына алып кайттыгыз», «Бик матур җыр, без яшь чакта җырлый идек», «Сезнең һәрбер җырыгыз матур килеп чыга, җырлагыз һәм булыгыз гына», — дип язган тамашачылар.

 

ИТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев