Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алёна Низамова: Бездә кеше белән исәнләшми торган кеше – “әллә кем булган” кеше

1-21 март көннәрендә «Керәшенчә марафон»да катнашкан Алёна Низамова керәшен әдәбе турында тирән мәгънәле язма язды.

Бездә кеше белән исәнләшми торган кеше – “әллә кем булган” кеше. Урамнан узып киткән теләсә кем белән исәнләшәләр безнең авылда. Буш өйгә кергәндә дә Җорт иясе белән исәнләшәләр. Керәшеннәрнең ачык булулары шуннан башланадыр да. Керәшеннәр “әллә кем”нәр булып кыланып тормый, чөнки бөтен кеше бер төсле туа, зыяратта да бер рәттә ята.

Балаларга өйрәтә торган әдәпнең тагын берсе: Аллага шөкер, Алла боерса дип әйтә белү. Идәнгә ризык төшерергә ярамый; идәнне ишек катыннан эчкә таба юа башларга, себерергә ярамый; өстәлгә ашъяулык капланган булырга тиеш. Олыларга каршы да, эшәке сүз әйтергә дә, беркемне алдаларга да ярамый. Бурлык – иң олы хурлык. Кергән кунакны чәй эчертмичә чыгармыйлар. Кояш баеганда йокларга ятмыйлар – җеннәр чыккан чак. Кешегә зыяның килергә тиеш түгел, Ходай күреп тора. Питрауга хәтле үсемлекләрне өзәргә ярамаган – Питраудан соң гына бар нәрсә дә җитешкән, өлгергән – Җир анага зыян китермәгәннәр, җиләк ашамаганнар. “Кош оя итмәс” көнне яңа эш башларга ярамый; Җир җаралган көнне җиргә сугарга да, пычрак су түгәргә дә ярамый – керәшеннәрдә табигать белән якын булу каннан килә. Бик күп ул андый “ярамый”лар, гомер узган саен шулар искә төшә дә, онытыла. Әбиләр сүзе хәзерге психологлардан да көчлерәк булган, дип нәтиҗә ясадым. Мәсәлән, ачу чыкса, табигатькә чыгып җилләргә, өй җыештырырга кушалар. Баштан яулык төшмәскә, чәч җыелган булырга тиеш, ашарга пешергәндә алъяпкычың булсын.

Эшең бармаса, зур юлга чыгасы булсаң, мескенгә яки хайванга хәер бирергә. Җан тынычлыгы китсә, баланың башыннан сыпырырга, карт кешенең хәлен белергә... һәм башкалар.


Алёна НИЗАМОВА, Казан шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев