Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алёна Евдокимова: “Конкурс үз-үземә ышанырга өйрәтте”

Мамадыш күләмендәге “Кряшен чибяре” Алёна Евдокимова булды

Мамадыш күләмендәге “Кряшен чибяре” титулын яулаган Алёна Евдокимова нинди хис-кичерешләр белән яна? Бу конкурста катнашырга һәм җиңү яуларга теләүче кыюсыз кызларга нинди киңәшләр бирер иде? Боларның барысы турында да Алёна белән телефоннан сөйләштек.  Мамадышның “Кряшен чибяре” сөйләгәннәрне сез дә укыгыз.

–  Мин – Мамадыш районының Шәдче башы авылы кызы. Миңа 22 яшь. Көз аенда, Зоя һәм Анатолийның мәхәббәт җимешләре булып, дөньяга аваз салганмын. Гаиләдә без икәү: мин һәм сеңлем – Виктория. Папа – янгын сүндерүче, мама авыл клуб мөдире булып эшли. Халкыбызның йолаларын, бәйрәмнәрен бик яратып, үз итеп үткәрәбез. Бәйрәм алды рухын, бәйрәм көнне бергәләп өстәл әзерләп, кунак каршылауны бигрәк тә яратабыз. Бәлки, барысын да җиренә җиткереп бетермибездер дә, ләкин әби-бабайлардан күреп, ишетеп белгәнен ныклап үтәргә тырышабыз.

Хәзерге вакытта Казан федераль университетының Алабуга институтында бишенче курста укыйм. Киләчәктә тормышымны балалар белән бәйләү максатыннан, 2017 елны татар теле һәм әдәбияты, инглиз теле белгечлеген сайлаган идем. Үземне һәрьяклап сынарга яратам – узган кыш машина йөртү таныклыгы алсам, яз көне визажист курсларын тәмамладым. Шигырьләр иҗат итәм. Безнең гаиләдә шигырь язучылар юк, ләкин мама укыганда сочинениене бик оста язган. Шигырьләрем билгеле бер тематикага гына багышланмаган. Төрлесе бар, әмма күбесе үзем һәм гаиләм турында.

Конкурс күңелемдә җылы хатирәләр калдырды. Әлеге бәйге бу җәйнең якты истәлеге булачак. Әзерлек этабыннан һәм, гомумән, бәйгенең үзеннән бик күп уңай хис-кичерешләр алдым.

Моңа кадәр дә “Кряшен чибяре” конкурсында катнашырга чакыралар иде. Беренче елында укуны калдыра алмау сәбәпле катнашмасам, икенчесендә миннән булмый дип калдым. Була икән бит! Менә шуны аңларга ярдәм итте миңа әлеге титул.

Мамадышның “Кряшен чибяре” титулына ия булуыма, әлбәттә, куандым. Миннән дә ныграк папа белән мама шатланды. Конкурс көнне янымнан бер адымга да китмичә, миңа ярдәм итеп торган, борчылуымны аңлаган сеңлемә дә нык рәхмәтлемен.

Бу титулны яулау бик авырдан булды, чөнки кызлар барысы да ныклап әзерләнгән иде. “Кряшен чибяре” конкурсында катнашу өчен күп укырга, белем тупларга теләк кирәк. Әзерлек этабында күп кенә китаплар, газета-журналлар укылды. Иҗади номерыңны үзең белән, үз авылың белән бәйләп күрсәтү бик мөһим. Шуңа күрә үз авылыңда үткәрелә торган йолаларның үзенчәлеген өйрәнергә, әбиләрдән дә сорарга кирәк.

Конкурста минем белән көч сынашкан кызлар турында  бик күп сөйләргә була, ә шулай да иң мөһиме – һәрберсе керәшен халкы тарихын сакларга омтыла.

Киләчәктә республикакүләм “Кряшен Чибяре” буласым килә. Шулай да уйларга әле бер ел бар. Вакыт күрсәтер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев