Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алёна Дусманова Бордыда өлкәннәргә ярдәм итә

Апрель башында укытучылар коллективы белән 200дән артык маска да теккәннәр

65 яшьтән өлкәнрәкләр COVID-19 коронавирус инфекциясе буенча риск төркеменә керәләр. Аларга хәзер өйләреннән чыгарга, азык-төлек кибетләренә, аптекаларга барырга киңәш ителми. Товарларны һәм кирәкле медикаментларны өлкәннәргә туганнары, күршеләре һәм волонтёрлар китерергә тиешле. Шул сәбәпле, март аенда Татарстанның төрле шәһәрләрендә һәм районнарында волонтёрлар штаблары эшли башлады. Волонтёрлар авылларда да бар. Тукай районы Борды авылының математика һәм информатика укытучысы Алёна Дусманова шуларның берсе. 

"Борды авылында 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр күп. Күбесенең яннарында балалары, оныклары бар",- ди ул. Ә инде ялгыз торучы кешеләргә Алёна Дусманова үзе ярдәм итә.

- Олы яшьтәге әби-бабайларга кибеткә йөрү үзизоляция башланганчы да кыен иде инде. Авыл урамнары бик озын безнең. Аларга кибеткә җәяү бару авырга туры килә. Безгә, яшьләргә, машина булса, кибеткә барып азык-төлек алып кайтуы бер дә кыен түгел! Мин үзем машинада йөрим. Кирәк булса, сораган кешегә, шәһәрдән даруын да алып кайтып бирәм. Мин мөрәжәгать иткән кешенең яшенә карамыйм. Булдыра алсам, бар кешегә дә булышам. Машина булса, йөреп торса, бу эшнең авырлыгын күрмим. Укытучылар коллективының да волонтеры - мин. Дистанцион уку башланганда, программаларны үзләштерергә ярдәм иттем", - ди Алёна.

Апрель башында укытучылар коллективы белән 200дән артык маска да теккәннәр. Маскалар район үзәгенә җибәрелгән. 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев