Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алексей – җиңүче!

Газетабызның узган санында, физкультурниклар көне уңаеннан, Чаллы шәһәренең "Кэмпо" бердәм көрәшләр балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Евгений Ипеев белән булган әңгәмәне биргән идек. Шул чакта Евгений Николаевич Лондонда бара торган Олимпия уеннарында алар мәктәбендә шөгыльләнүче Алексей Денисенко дигән спортчы да катнашуы турында әйткән иде. Газетабыз типографиягә җибәрелгән көнне Алексейның...

17 август көнне Чаллының "Азатлык" мәйданында җиңүчене зурлап каршы алдылар. Алексейның үз сүзләренә караганда, ул Чаллыда мондый ук тантана оештырырлар дип уйламаган да. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Фәрһад Латыйпов спортсменның күкрәгенә "Шәһәр алдындагы казанышлары өчен" почет билгесен кадады. Алексейның тренеры Хан Станислав Владимировичка шәһәр башлыгының Мактау грамотасын тапшырды. Җиңүчегә Чаллы шәһәреннән 200 мең сум күләмендә акчалата премия бирелде.
Лондондагы олимпия уеннарында Алексей үзенең туган шәһәре Батайск һәм Татарстан өчен чыгыш ясады. Җиңүчегә Батайск шәһәрендә бер бүлмәле фатир һәм 500 мең сум акча бирәчәкләр. Россия хөкүмәте алтын, көмеш, бакыр медаль алучыларга премия күләмнәрен билгеләгән иде. Бакыр медаль алучы буларак, хөкүмәттән Алексей 1,7 миллион сум алырга тиеш. Моннан тыш, Россия Президенты Владимир Путин инде үз бүләген - "Ауди А6" машинасының ачкычын тапшырган иде.
Шулай итеп, Лондонда узган олимпия уеннары Алексей Денисенконы акчага да, данга да күмде. Уңышлары узгынчы гына булмыйча, үзенә дә, Татарстанга да озак еллар хезмәт итәргә язсын. Ә без, үз чиратыбызда, Алексей Денисенконы җиңүче итеп тәрбияләүдә үз өлешләрен керткән бөтен кешеләрне, "Кэмпо" спорт мәктәбе директоры Евгений Ипеевны чираттагы җиңүләре белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медаль чемпион Алексей Денисенко тхэквондо олимпийские игры