Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алексей Дмитриев: "2021 елда бик күп мөһим эшләр башкарылды"

Үтеп барган елыбыз кайсы ягы белән хәтерләрдә кала? Яңа 2022 елны ниндирәк уй-хыяллар белән каршы алалар?

Алексей ДМИТРИЕВ, республика керәшен иҗтимагый оешмасының “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге җитәкчесе:

– Быел бик күп мөһим эшләр башкарылды. “Бәрәкәт” хәрәкәтенең активистларыннан торган “Керәшеннәр җыелма командасы” татар КВН лигасының “Әйдә, ШаяРТ” уены чемпионнары булдылар. Август аенда “Чемпионнар кубогы” ярышында катнашып, вице-чемпион исемен дә алдык. Уенның яңа сезонында да катнашабыз.

“Җәшләр җыены” дигән яңа проект башладык. Талантлы яшьләр белән берләшеп, керәшен авылларында концертлар куйдык. Җәй көне Кукмара районының Село-Чура авылына “Симет” бәйрәмен үткәрергә дә чакырдылар.

Быел “Бәрәкәт”кә “Питрау” республикакүләм керәшен мәдәнияте фестивалендә үзен күрсәтергә зур мөмкинлек бирелде. Без яшьләр сәхнәсенең оештыручылары булдык. “Покрау чыңы” дип аталган бәйрәмебез Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында булды. “Җәшләр җыены” проектында катнашкан яшьләр белән матур концерт күрсәттек.

Болардан кала, җәй көне “Айбагыр” этнолагерының унынчы юбилей сменасы үтте. Барлыгы 70 бала һәм 10 вожатый булды. Авыр, коронавируслы чорга карамастан, балаларга күңелле ял оештырдык.

Яңа елда бәхетле булыйк, барлык теләкләребез чынга ашсын

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев