Алан-Полянда  “Алма Спасы"н бәйрәм иттеләр
Хәбәрләр

Алан-Полянда “Алма Спасы"н бәйрәм иттеләр

19 августта алма Спасы бәйрәме узды

Шул уңайдан Балык бистәсе районының Алан-Полян авылында мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан матур бәйрәм  оештырылды. 

Алма Спасы - уңыш җыю белән бәйле. Элек-электән иң кадерле бәйрәмнәрнең берсе саналган. Ул табигатькә көзне алып килә һәм бу көнне көзне каршылыйлар. 

Алан-Полянда авыл халкы, җыелып, кырга чыкканнар һәм җыр белән кояш баешын озатканнар. Балалар белән күңелле уеннар уйнаганнар, кызлар алма пешергәннәр.  


Нет комментариев