Балык Бистәсе районының Алан-Полян авылында янгыр сорап «Корман боткасы» пешергәннәр.
– Башта учак ягып ботка пешердек, Һәрбер кеше төрле ярмалар алып килде. Шуңа кукәй, май кушып, бик тә тәмле ботка пешеп чыкты. Самовар белән чәй кайнаттык. Әбиләр келәү иттеләр, шуннан соң, табын корып сыйландык. Калган ботканы килми калган авылдашларга кучтәнәч итеп тараттык. Ходай шифалы яңгырлары белән кешелекне дә табигатьне дә сөендерсен дип теләк теләдек. Яңгыр сорадык, яуды, файдалы булсын”, – дип хәбәр итте авылның мәдәният йорты хезмәткәре Лариса Кибякова.

Нет комментариев