Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алан-Полянда – “Гөргери кияүләре”

Алан-Полян мәдәният йортында авылның талантлы кешеләре Туфан Миңнулинның «Гөргери кияүләре» комедиясен тамашачыга тәкъдим иттеләр.

 

«Гөргөри кияүләре» спектакле тулысынча халык күзалланышы буенча ясалган. Анда керәшеннәрнең йолалары ачык күрсәтелгән.

“Җирле үзешчән артистларыбызның чыгышы көчле алкышларга күмелде, авыл халкы яратып карадылар, “Шәп уйнадыгыз”, – дип, үз фикерләрен яздылар. Люся Кибякова шигырь дә язып җибәргән:

Нәрсә диеп башлыйм икән,

Сезгә әйтер сүземне?

Ялгыш китсә-гаепле дип,

Саныймын мин уземне.

 

Алан-Полян клубында

Тамаша була диеп,

Язганнар иде ватцапта,

Киттем, шатлыктан биеп.

 

Авылыбыз артистлары

Куя икэн бер пьесса,

Әүвәлгечә, керәшенчә

Була икән бу кыйсса.

 

Гөргери дәдәй Уринәсен

Кияүгә бирәчәк ди,

Яучылары белән бергә

Кияүләр киләчәк ди.

 

Күрше-тирә авылдашлар,

Барыгыз да килегез!

Керәшенчә куелачак

Тамашаны курегез!

 

Бу спектакль сәхнәдә

Бере көнне куелды.

Клубка да сыймадылар,

Халык бик куп жыелды.

 

Зур пәрдәләр ачылгач та

Авыл өе куренә,

Гөргери белән Кәтернә

Утыра өй түрендә.

 

Гармун моңына кушылып,

Кәтернә бер җыр суза.

Гөргери кушыла җырга,

Нинди матур могҗиза!

 

Бер почмакта Уринәне

Рамуш күзләп утыра,

Уринәсе генә хаман,

Гел ялындырып тора.

 

Бераздан килә Стахый,

Ялындыра Уринә.

Стахыйга урын юк бит;

Йөрэгенең турендә!

 

Озакламый, килә Җаграп,

Анысы-усалырак,

Уринәгә егетләр күп,

Тора шул сайлабырак.

 

Гөргери дәдәй чакыра

Янына кияүләрне,

Сорый кызын элеккечэ,

Яучылап димләүләрен.

 

Яучыларын алып кабат,

Кияүләр дә килделәр,

Осталыкларын бабайга.

Курсәтә дә белделәр.

 

Ә яучылар-телгә шома,

Тургә менеп утырып,

Мактадылар кияүләрне

Берсен-берсе уздырып.

 

Гөргери дәдәй шарт куйды:

“Калым кирәк, җоласы,

Кайсыгызга насыйп булыр,

Уринәмнең җылысы?”

 

Ишетугә шушы сузне

Җаграп тайды беренче;

Бушка хатын бетмәс эле,

Сиңа калым биргәнче.

 

Стахый да уйга батты,

Курыкты ул калымнан,

Уринә дә әйтеп салды:

Яратмыйм, кит юлымнан!

 

Рамуш кына риза булды,

Калымга да карамый,

Мәхәббәт-калымнан көчле,

Югалтырга ярамый!

 

Менэ шулай элеккечә,

Җоласына китереп,

Гөргери дәдәй Уринәсен

Рамушка куйды биреп.

 

Яратудан тора дөнья,

Могҗиза ул – ярату,

Иң көчле хис – сөя белү,

Бер-береңә карату.

 

Гармун моңына кушылып,

Керәшенчә җыр табып,

Тамашачы артистларга

Озак торды, кул чабып.

 

Рәхмәт сезгә, үзешчәннәр!

Күңеллэрне күрдегез,

Бу дөньяның матурлыгын

Безгә ачып бирдегез.

 

Шундый матур тамашага

Сусаган авыл халкы,

Беренчелекне районда

Сез бит, алырга хаклы!

Икенче көнне Лесхоз клубында да куйдык. Икенче тапкыр карарга килучеләр дә булды.

Эштән соң килеп, репетицияләр ясаулары гына ни тора. Яшьләр дә, олылар да теләп катнашалар, бик куанычлы. Үзешчән артистларның һәрберсенә рәхмәт”, – ди мәдәният йорты җитәкчесе Лариса Кибякова.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев