Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алабуга һәм Түбән Кама керәшеннәре “Татнефть” грантларын отты

20 август көнне Әлмәт шәһәрендә “Татнефть” компаниясенең дүртенче тапкыр грантлар тапшыру тантанасы узды. Анда Түбән Кама һәм Алабуга керәшеннәре грантлар отты

Быел “Татнефть” грантлар комитеты тарафыннан Татарстанның 23 шәһәреннән һәм муниципаль районнарыннан, шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән 400дән артык проект каралган. 126 проект “Татнефть” компаниясеннән финанс ярдәме алды.

Түбән Кама шәһәре һәм районы Керәшеннәр җәмгыятенең “Керәшеннәр эш көннәрендә һәм бәйрәмнәрдә: тарих, традицияләр һәм гореф-гадәтләр” проекты “Мәдәният һәм сәнгать” номинациясендә грантка ия булды. Проект яшь буынны, шәһәр һәм район халкын керәшен мәдәниятенә җәлеп итү буенча мәдәни-массакүләм, тәрбияви һәм үрнәк эш алып бару өчен тәкъдим ителгән. Куелган максатны тормышка ашыру өчен, фольклор ансамбльләр чыгышларыннан файдаланып, “Оло көн”, “Троица”, “Изге апостоллар - Петр һәм Павел көне – Питрау” дигән православ бәйрәмнәренә туры китерелгән “Керәшен дигән халык бар” фестивале уздыру каралган.

Алабуга керәшен җәмгыяте җитәкчесе Николай Мельников “Тарихи мирасны саклау” номинациясендә грант отты. Ул авыл музее буенча проект язган булган. Әлеге откан акчаларга Олы Шүрнәк музееның ремонтын дәвам итү планлаштырыла, дип хәбәр итте Николай Иванович.

Карендәшләребезгә уңышлы эшләр телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев