Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Җакын туганнар” фольклор коллективы турында кызыклы фактлар

“Җакын туганнар” фольклор коллективның максаты: Иске Җирекле авылында яшәүче керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен өйрәнү, саклау, популярлаштыру һәм киләчәк буынга тапшыру

“Җакын туганнар” фольклор коллективы 2016 елда Иске җирекле авылының “Ибанау” (Иванов день) халык бәйрәменә әзерлек вакытында оеша. Бүгенге көндә коллективта 11 кеше шөгыльләнә. Коллективның сәнгать җитәкчесе - Казанцева Марина Михайловна.

“Җакын туганнар” фольклор коллективның максаты: Иске Җирекле авылында яшәүче керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен өйрәнү, саклау, популярлаштыру һәм киләчәк буынга тапшыру.

Коллективның репертуары гаять күп төрле. “Җакын туганнар” фольклор коллективы Иске Ерыклы авылы халкының, республикабызның башка төбәкләрендә яшәүче карендәшләребезнең җыруларын, биюләрен, уеннарын, йола күренешләрен бик теләп башкара.

“Җакын туганнар” фольклор коллективы Тукай районында уздырылган күп кенә концертларда һәм мәдәни чараларда катнаша, республика конкурсларында һәм фестивальләрендә авыл, район данын яклап чыгыш ясый.

Коллективның беренче зур казанышы “Иске Казан Түгәрәк уены” татар фольклоры республика фестивалендә 2 нче дәрәҗә луареат исемен яулау. Шулай ук коллектив Казан шәһәрендә узган “Халык көйләре” концертында чыгыш ясау өчен чакырыла, Казан тамашачысы аларны бик җылы кабул итә.

“Җакын туганнар” фольклор коллективы ирешелгән уңышларында гына туктарга җыенмый. Район, республикакүләм чараларда, фестивальләрдә катнашалар. Ел сан Зәй районында уздырылган “Питрау” бәйрәмендә дә бик теләп чыгыш ясыйлар.

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев