Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ак кышлы бала чагым

Бу дөньяда аклыкка җитәр ни бар икән тагын?! Миңа калса, һичбернәрсә аңа җитә алмый. Шуңадыр, күрәсең, бала чагымның да барыннан да элек ак кышлары кадерле булып хәтеремдә калган.

Әйе, елның җәе, язы-көзеннән бигрәк, бала чагымда ак кышларны ярата идем. Ап-ак кар явып, йомшак ак юрган белән капланган җир гаять серлегә әверелә иде минем өчен бу чакта. Басу-кырларда кар тоталар: игеннәр уңсынга, ди өлкәннәр. Агачларына бәс кунып, сыкы сарып, әкияти бер дөньяга әверелгән урманга бакча башыннан гына чаңгы юлы төшә. Урамыбызның түбән очында, күршебездә генә дисәң дә була, укытучы абый белән укытучы апа яши. Алар бу пар чаңгы эзләренә кар кундырмый да диярлек. Мин авыл башыннан кызыгып карап кына калам. Чаңгыларым әле генә булды шул минем. Шуңа урманга барып җитеп, әйләнеп кайтырлык итеп түгел,  кар көртенә бер-ике кереп чуммый гына бакча башында гына да шуа алмыйм.

Ә менә чана шуу! Монысын мин дә булдырам! Чана шуганда мин дә ялгыз гына түгел. Урамыбызның безнең очы бала-чагасы барыбыз бергә шуабыз тыкрык тавыннан. Айлы кичтә олы чанага барыбыз бергә төялеп шуулар – бигрәк кызык. Шуып төшкәндә без, бәләкәйләр, аста калган, ярты юлда таудан бишмәт итәгенә утырып кына тәгәрәгән чаклар да була – еламыйбыз. Тик бу олы чананы тауга тартып менәргә генә кушмасыннар иде: анысы бездән бик булмый әле. “Тышта чатнама суык, шул гомер чана шуып!” – дип орыша өйгә кайткач әни. Юк, һич салкын түгел! Карның үзеннән түшәгәндәй булып каткан итек, башлык, бияләйләр бер дә җебемәсәләр дә, бер үпкәм юк. Җылытты бит алар мине! Менә өйгә кереп салып куйгач, тып-тып тамчы тама башлады үзләреннән. Мине жәлләп елыйлар күк тоела алар миңа. Ә мин үзем еламыйм. Инде шактый күшеккән булган аяк-куллар эченнән дә берничә инә берьюлы чәнчи башлады. Еламыйм.

Ә менә өйдә утырганда ялгызлыктан елыйсым килә. Бик-бик күңелсез миңа берүземә. Күзләремә яшьләр үзләреннән-үзләре киләләр. Тик еларга ярамый. Әнә, тәрәзәгә Кыш бабай төшереп киткән ылыс-урман бизәкләре дә шат күңелле булырга куша. Яңа елга да күп калмады – әни численниктан карап шулай диде. Яңа елда әтинең “итек фабрикасы” дигән эшенең клубына чын Кыш бабай килә. Шунда барам мин. Никтер, башкалар кебек әти-әнием белән җитәкләшеп бармыйбыз без анда, мине күрше кызы Маринага ияртеп җибәрәләр. Мин анысына да бик риза. Чын Кыш бабай оныгы Кар кызы белән ерак урманнан килгән бәйрәм бит ул! Кыш бабай шундый юмарт, ачык йөзле. Шигырь сөйләгән өчен аркадан сөеп, “булдырдың!” дип мактап, бүләген бирә. Ә җырдагыча, бу елны тагын да матуррак бизәлгән, кызыл йолдызы клуб залының түшәменә үк тигән Чыршыга, кайтып киткәндә, тагын бер каерылып карыйм әле мин.

Раиса Диндар, Малмыж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев